news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Волгоград өлкәсендә торак йортта газ шартлаган

Волгоград өлкәсендә торак йортта газ шартлаган

news_top
Волгоград өлкәсендә торак йортта газ шартлаган
Волгоград өлкәсенең Петров Вал шәһәрендә торак йортта газ шартлап, ике фатир арасындагы стена җимерелгән, дип хәбәр итә infokam.su сайты.

Бу биш катлы, 1977 елда төзелгән панель йортта булган. 

Йорт хуҗасы - 62 яшьлек исерек ир, төнлә торып, чәй куярга дип духовканы ача, әмма газны кабызып җибәрми. Бераздан, газны ачканын онытып, тәмәке тартырга дип шырпы сыза. Шартлау нәтиҗәсендә күрше фатир белән ике арадагы стена җимерелә. Йорт хуҗасы пешкән һәм тән җәрәхәтләре алган, ул хастаханәдә.

Күрше фатирда беркем дә каза күрми, бәхеткә, анда вакытлыча беркем дә яшәмәгән. Йортта яшәүчеләр дә тән җәрәхәтләре алмаган, әмма шартлау нәтиҗәсендә алар шок кичерә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар