«Волга» клубы белгечләре Дәүләт Думасына сайлаулар турында: «Легитимлык – мөһим мәсьәлә»
Дәүләт Думасына тугызынчы чакырылыш депутатлар сайлаулары алдыннан «Волга» клубы экспертлары бүген социаль-икътисади үнеш мәсьәләләре һәм сайлау алды кампаниясе кысаларында җәмгыятьнең сәяси партияләр алдына куйган бурычлары турында фикерләштеләр. Бу темага Мәскәү политологлары да үз фикерләрен белдерде. Тулырак – «Татар-информ» язмасында.
«Легитимлык мәсьәләсе – бу кампаниядә иң мөһиме»
«Волга» экспертлар клубының онлайн-утырышының темасы – «Дәүләт думасына сайлаулар алдыннан җәмгыятьнең өметләре һәм таләпләре». Дискуссияне ачып, экспертлар бүген җәмгыятьнең сәясәтчеләргә һәм тулаем хакимияткә таләпләрен нинди вакыйгалар һәм тенденцияләр билгели дигән сорауга мөрәҗәгать итте.
Политолог, Югары икътисад мәктәбенең бизнес һәм хакимият хезмәттәшлеге кафедрасы профессоры Марат Бәширов сайлау кампаниясенең махсус хәрби операция шартларында узуын һәм бу фактны исәпкә алу зарурлыгын әйтте.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
«Махсус операция темасын, ил җитәкчелеге аның ярдәмендә хәл итә торган бурычларга халыкның мөнәсәбәтен исәптән төшереп калдырырга ярамый. Барлык сораштырулар да консолидациянең саклануын күрсәтә. Махсус операция башында билгеләнгән һәм берничә мәртәбә расланган максатларга ирешү зарурлыгын халык аңлый. Шул ук вакытта үзгәрми торган традицион көн тәртибе дә бар. Кеше яхшы яшәргә тели. Ул: «Ә бездә юллар, сәламәтлек саклау ни хәлдә?» – дип әйтә», – диде ул.
Политолог сүзләренчә, традицион көн тәртибен хәл итү беренче чиратта бер мандатлыларга карый. Әмма партияләр дә аннан читләшергә тиеш түгел, алар системалы чишелешләр тәкъдим итәргә тиеш, ди ул. Марат Бәширов «Бердәм Россия» партиясенең гражданнар запрослары буенча төзелгән халык программасын мисалга китерде.
Эксперт фикеренчә, махсус операция шартларында уза торган сайлау кампаниясенең әһәмиятле мәсьәләсе – сайлауларның легитим булуы. «Бездә демократик механизмнар эшләвен, парламентыбызның, бөтен юридик таләпләрне мөмкин кадәр үтәп, демократик юл белән булдырылачагын күрсәтергә тиешбез. Иң мөһиме, легитимлык сайлаучылар алдында исбатланырга тиеш. Минемчә, бу кампаниядә легитимлык – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе», – диде ул.
«Татарстанда кешеләр өчен үз тәҗрибәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлыйлар»
Татарстанда сайлау кампаниясе барышында мөмкин булган рискларны ачык аңлыйлар, диде политолог, «Петербург сәясәте» Фонды президенты Михаил Виноградов.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
«Бу планда Россиянең электораль картасында республика аерым урын алып тора һәм бу төбәк тәҗрибәләре арасында иң кыйммәтлесе, моны без әлеге сайлау кампаниясе барышында күрәбез», – диде ул.
Татарстан җитәкчелегендә сайлаучы өчен хыялый үткән яки киләчәк түгел, ачык тормыш – хәзерге көн мөһим икәнен прагматик аңлау бар, дип өстәде эксперт.
«Татарстанда кешеләр өчен үз тәҗрибәләренә, монда һәм хәзер үз тирәләрендә, үз торак пунктларында күргәннәренә мөрәҗәгать итү мөһим икәнен аңлыйлар», – диде ул.
Виноградов фикеренчә, әлеге ел сайлау өчен үзгә, чөнки «шомлану шартларында уза». «2026 ел төрле моментлар буенча борчылу өчен 2026 ел шактый сәбәпләр китерде. Сайлаучыларда өстәмә шом бар – аның тавыш бирүе ничек интерпретацияләнәчәк. Сайлаучының нәкъ менә аның нәрсә өчен тавыш бирүен интерпретацияләү тирәсендә дә булган борчылуын исәпкә алырга туры килә», – дип уртаклашты ул вәзгыятьне үз күзаллавы белән.
«Һәркемнең теге яки бу кандидат өчен тавыш бирү хокукы бар, тик сайлауга килү гаять мөһим»
Сайлау кампаниясенең Россиянең глобаль Көнбатышка каршы көрәш шартларында узуы җитди эз сала, дип белдерде Сәяси анализ үзәге генераль директоры Павел Данилин.
«Махсус операция сайлаучылар өчен бик зур сәяси әһәмияткә ия, тик моны беренче урында тора дип әйтеп булмый. Беренче урында гадәти проблемалар һәм таләпләр тора. Мәсәлән, коммуналь түләүләр, коммуналь инфраструктура, юллар, хезмәт хакы, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрендәге мәсьәләләр. Бу контекстта Татарстан Россиянең башка төбәкләреннән аерылып тормый – монда да шул ук таләпләр», – диде ул.
Кешеләр вазгыятьнең катлаулы булуын күрә, тик шул ук вакытта ил үсештә һәм Татарстан моны яхшы күрсәтә, диде Данилин.
Узган елда Татарстан инвестицион климат буенча бер позициягә күтәрелде һәм Мәскәү белән бергә беренче урынны алды. Моннан тыш, республика социаль-икътисади үсеш буенча беренче өчлеккә керә. «Сәнәгать җитештерүе ышанычлы үсеш күрсәтә – якынча 110%. Бер ел эчендә генә дә 12 мең яңа эш урыны булдырылган», – диде белгеч.
Федераль көн тәртибе турында әйткәндә, ул «Бердәм Россиянең» халык программасын телгән алды – аның өчен тәкъдимнәрне бөтен ил буенча җыйганнар. «Программага 3 млн тәкъдим килде. Халык сорауларына җавап бирә торган таләпләр билгеләнде», – диде Сәяси анализ үзәге генераль директоры.
Аның сүзләренчә, иң актуаль мәсьәләләрнең берсе – иминлек. «Ни өчен икәне аңлашыла, бигрәк тә сайлау алдыннан, безгә яный башлыйлар – каршы тавыш бирсәң болар барысы да туктаячак дип, халыкны ышандырырга тырышалар. Алай түгел. Бу шантажистлар киресенә генә ирешә», – дип аңлатты Данилин.
Татарстан һәрвакыт сайлаучыларның күп булуы белән аерылып торды, диде ул. Аның фикеренчә, бу республикада яшәүче гражданнарның активлыгы белән аңлатыла.
Марат Бәширов өстәгәнчә, сайлауларга килү легитимлык өчен бик мөһим. «Һәр кешенең теге яки бу кандидат өчен тавыш бирү хокукы бар, әмма сайлауларга килү гаять мөһим. Һәм монда Россия Президенты Владимир Путинга ышаныч элементы да бар. Һәммәбезнең дә бу хакта уйлануын телим», – диде ул.
«Төбәк, шул исәптән Россия үсешенә өлеш керткән хезмәт кешеләре бәяләнергә тиеш»
Татарстанда булдырылган күп кенә проектлар тора-бара федераль дәрәҗәгә чыга. Мәсәлән, «Безнең ишегалды» программасы, диде Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
«Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы» проекты да федераль статус алырга мөмкин, дип ышана ул. Аны булдыру турында карарны быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
«Предприятиеләр һәм оешмалар Мактау тактасына 15 мең алдынгы хезмәткәрне кертте, болар – укытучылар, табиблар, социаль, сәнәгать, бизнес блогы эшчеләре. Төбәк, шул исәптән Россия үсешенә өлеш керткән хезмәт кешеләре бәяләнергә тиеш», – диде ул.
Парламентарий белдергәнчә, бу проект яшьләргә үз эшләрендә югары казанышларга ирешергә этәргеч бирә. «Яшь алдынгыларның да әлеге Мактау тактасына эләгү теләге бар. Бу инициатива федераль дәрәҗәгә әйләнер, дип уйлыйм», – диде ул.
Марат Бәширов та аның фикере белән килеште, проектны халык белән кире элемтә дип атады. «Кеше җәмгыятьтә үзе эшләгән эшкә рәхмәт хисе барлыгын күреп, хезмәт килешүендә язылганга караганда күбрәк эшли башлый. Бу фидакарьлеккә этәргеч бирүнең яхшы механизмы», – диде ул.
Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак. Парламент катнаш система буенча булдырылачак: 450 мандаттан бер яртысы (225 урын) – федераль партия исемлекләре буенча, икенчесе бер мандатлы сайлау округлары буенча билгеләнәчәк.
Сайлау кампаниясендә катнашу өчен рәсми рәвештә теркәлгән 10 сәяси партия кертелгән: «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Гадел Россия – Дөреслек өчен», «Яңа кешеләр», Пенсионерлар партиясе, «Россия коммунистлары», «Зеленые», Туры демократия партиясе һәм «Родина».
Татарстанда тавыш бирү көннәрендә 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.