Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Военкор Поддубныйның үлеме турында хәбәр иткән депутат Делягин гафу үтенде

news_top_970_100

Хәрби корреспондент Евгений Поддубныйның үлеме турында хәбәр иткән депутат Михаил Делягин военкордан һәм аның гаиләсеннән гафу үтенде. Бу хакта «RT на русском» Телеграм-каналы хәбәр итә.

Депутат сүзләренә, ул бу мәгълүматны «моңа кадәр иң нык ышанган кешесеннән» алган булган.

Яраланган военкор Поддубныйны Мәскәүдәге Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм институтына алып килгәннәр, дип хәбәр итә башкаланың Сәламәтлек саклау департаменты.

Евгений Поддубныйның машинасын Украинаның Иминлек (СБУ) хезмәте мәгълүматчылары күзәткән. Телеграмдагы бот аша координаталар биргәннәр. Соңыннан машинаны Суджа янында кулга төшерәләр. Ул күзгә күренә башлауга, аңа һөҗүм итәләр. Евгений могҗиза белән генә исән калган.

СБУ бөтен җирдә РЭБлар һәм GSM пеленгаторлары куя. Элемтәне дә актив томалыйлар, ә үз элемтәләрен көчәйтәләр.

Поддубныйның машинасына һөҗүм иткән булырга мөмкин камикадзе-дроннан төшерелгән фото да чыкты. Украинаның Телеграм-каналларында таралган кадр военкорның машинасын шартлатырга берничә секунд кала төшерелгән.

Поддубныйның машинасына һөҗүм иткән булырга мөмкин камикадзе-дроннан төшерелгән фото

Журналист Александар Коц сөйләгәнчә, беспилотник эләккәч, Поддубныйның кроссоверы юл читенә оча һәм яна башлый. Аның артыннан гына төшерү төркеме барган була, алар машинаның шартлаганын күрә, беркем дә исән калмагандыр, дип уйлый һәм иминрәк урынга китә. Шуның аркасында, Евгений үлгән, дигән беренче хәбәрләр тарала. Ә ул машина әйләнгән вакытта салоннан төшеп калган була. Берникадәр вакыт узгач, аны эвакуация төркеме очраклы рәвештә генә табып ала һәм хастаханәгә алып китә, дип яза «Mash» Телеграм-каналы.

«Барысы да яхшы булачак. Искиткеч табиблар. Үз эшләрне бик яхшы башкара. Минем өчен борчылып торуыгыз өчен рәхмәт. Мин дә гел сезнең өчен кайгырам. Без һичшиксез җиңәчәкбез. Барысы да яхшы булачак!» – дип сөйли Евгений аудиохәбәрдә.

Бу аудионы Курск өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Алексей Смирнов чыгарды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100