Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Военкор мобилизацияләнгәннәрне кайчан алмаштырачаклары турында сорауга җавап биргән

news_top_970_100

Россия хәрби корреспонденты Александр Коц үзенең видеоблогында туры эфирда хәрби операция зонасындагы мобилизацияләнгән хәрбиләрне кайчан алмаштырачаклары турында сорауга җавап биргән. Бу хакта «Московский комсомолец» сайты яза.

Военкор, мобилизацияләнгән хәрбиләрне, бернинди ялагайланусыз, «чын элита» дип тасвирлаган. Аның сүзләренчә, бу кешеләр бүгенге көндә дөньядагы иң яхшы пехота булып санала, чөнки алар гаять зур хәрби тәҗрибә алган.

«Әлбәттә, командование мондый тәҗрибәле сугышчыларны җибәрергә теләми, – дигән журналист. – Бу хәрбиләр теләсә нинди катлаулы бурычларны чишәргә сәләтле, һәм полигоннарда мондый әзерлек дәрәҗәсенә ирешү авыр», дип тә өстәгән.

Шул ук вакытта Александр Коц, хәзер контрактниклар туплау дәвам итә һәм көненә мең ярым кеше җыю дәрәҗәсе төшми, дип әйткән. Бүген армиянең максималь күләмдә рөхсәт ителгән саны миллион ярым кеше дип билгеләнгәнен дә өстәгән. Үз теләкләре белән килүчеләр белән бергә исәпләгәндә, армиядәге кеше саны миллион ярымнан артып китсә, «узган елда мобилизацияләнгән кешеләрне әкренләп өйләренә кайтара» башларга мөмкиннәр, дип йомгаклаган военкор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100