Военкоматка килмәгән егеткә штраф салганнар: хәрби хезмәттән качучыларга нәрсә яный?
Пермь егете военкоматка бармаган өчен 40 мең сум штраф түләячәк, дип яза «Комсомольская правда».
Хәрби исәптә булган егеткә июльдә повестка тапшыралар. Ул билгеләнгән көнне военкоматка килми һәм армиягә бармый кала. Суд аның гамәлләрен «хәрби хезмәттән качып калу» дип бәяли. Судта егет үзенең үкенүен, гаебен тануын әйткән.
Юрист Клавдия Бакуменко призывтан баш тарту иректән мәхрүм ителүгә дә китерергә мөмкин икәнен әйткән.
Повестка өч юл белән тапшырылырга мөмкин:
— Элеккечә – язмача, призывник повестканы имзасын куеп ала;
— Почтадан – хатны алу турында имза куеп (заказное письмо с уведомлением о вручении);
— «Госуслуги» аша, электрон формада (бу әлегә эшләми).
Шалтырату, смс-хәбәр, ватсап-телеграм аша язу рәсми чакыру булып тормый һәм андый чакыру алган призывникны җаваплылыкка тарта алмыйлар.
Нинди очракта штраф салына (административ җаваплылык):
Повестка тапшырылгач, күрсәтелгән урынга килмәгән өчен, беренче тапкыр штраф салалар. Шулай ук хәрби учетка бастыру/төшерү, үзең турында яңа мәгълүматлар кертү, теге яки бу медицина тикшеренүе узудан баш тарту өчен дә штраф каралган.
Нинди очракта җинаять җаваплылыгы каралган:
— Медицина тикшеренүе уздыруга килмәү, чакыру комиссиясе утырышына, профессиональ-психологик сайлап алуга килмәү;
— Хәрби хезмәт уза торган урынга китү өчен җыела торган урынга килмәү;
— Әгәр егет ниндидер җитди сәбәп белән военкомат чакыруы буенча килә алмый кала икән, шушы вакыт узгач, ул үзе военкоматка килергә тиеш (әйтик, кеше якыннарын җирләүдә катнашкан икән, мәрасим чаралары беткәч, ул военкоматка үзе килергә тиеш). Чакыру булмаса да килмәү җинаять санала;
— Җыелу пунктын үз теләгең белән ташлап китү;
— Чакырудан алдау юлы белән котылып калу;
— Тапшырылган повестканы алудан баш тарту. Бу очракта шаһитлар каршында баш тарту акты төзелә;
— Военкомат медицина оешмаларына баруны таләп итеп, шуннан баш тарту;
— Повестка килер алдыннан, военкоматка хәбәр итмичә, яңа урынга яшәргә күченеп китү.
Һәр очракта да призывникның хезмәттән качарга теләге булуы исбат ителергә тиеш.
Призывтан баш тарту буенча җинаять эше ачылганда, 200 мең сумнан башлап штраф салынырга, 6 айга кадәр кулга алыну янарга мөмкин. Шулай ук мәҗбүри эшләр яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.