Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Военкомат Татарстанда кабат повестка җибәрә башлауның сәбәбен аңлатты

Бөгелмә ирләргә военкоматы «намус кушканча» килергә чакырган.

news_top_970_100

Бөгелмә военкоматы предприятие җитәкчеләренә хезмәткәрләрне җыеп китерүне йөкләгән. Военкомат моны «мәгълүматлардагы төгәлсезлекләрне бетерү» белән аңлаткан, дип хәбәр итә РБК.

«Безнең базада беркайчан да ИНН, СНИЛС юк иде, хәзер шулар кирәк. Шуның өчен генә чакырабыз», – дигән хәрби комиссариат.

Бу яңа мобилизациягә әзерлекме дип сорагач, военкомат вәкиле: «Мин моны әйтмим, моны сезгә беркем дә әйтмәячәк», дигән. Килмәүчеләргә нинди санкция дип сорагач, бернинди җәза да булмаячагын, «намус кушканча» килергә кирәклеген әйткән.

Республика военкоматында массакүләм повестка җибәрү юклыгын әйткәннәр. Матбугат чаралары кайбер төбәкләрдә, әйтик, Чувашия, Башкортстанда хәрби хезмәттә булганнарга повесткалар килүен әйтә.Татарстан военкоматы, повестка булган очракта, моны бары тик мәгълүматларны төгәлләштерү максатыннан гына эшләнелгәнен әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100