news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Водолазлар Кама елгасында көймәдән егылып төшкән балыкчының мәетен тапкан

news_top

Татарстанның Мамадыш районында Кама елгасында 3 балыкчы белән көймә әйләнеп капланган.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, 2 балыкчы ярга үзләре чыгуга ирешкән, берсен таба алмаганнар.

16-18 апрельдә коткаручылар эзләү эшләре үткәргән. Нәтиҗәдә ярдан 30 метр ераклыкта Киров өлкәсендә яшәүче 60 яшьлек балыкчының мәете табылган.

Һәлакәтнең сәбәбе – су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү.

Исегезгә төшерәбез: кече судноларның навигация сезоны 25 апрельдә башлана. Моңа кадәр суга чыгу тыелган, хокук бозган өчен 5 меңнән 10 мең сумга кадәр штраф каралган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар