Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Водоканал җитәкчесен прокуратурада киңәшмә вакытында кулга алганнар

news_top_970_100

Первоуральск шәһәрендә Водоканал җитәкчесе вазифаларын башкаручы Сергей Матафоновны прокуратурада киңәшмә вакытында кулга алганнар. Ул бу вазифага 1 атна элек билгеләгән, ә аңа кадәр предприятиенең җитештерү буенча җитәкче урынбасары булып эшләгән. Бу хакта «Новый день» сайты яза.

Водоканалның элекке директоры Артур Гузаиров, шәһәрдә су белән тәэмин итү буенча низаглар һәм проблемалар аркасында, Первоуральск шәһәре мэры Игорь Кабец карары белән эштән алынган.

«Гузаиров үз вазифаларын башкара алмады, нәтиҗәдә, Первоуральскида су белән тәэмин итү һәм канализация системасында берничә зур авария булды. Безне коммуналь челтәрләрне реконструкцияләү буенча зур эшләр көтә һәм сусаклагычның саегуына юл куймау буенча планны тормышка ашырырга кирәк. Хәзер әһәмиятле бурычларга игътибарны юнәлтү мөһим. Кадрлардагы үзгәрешләр моңа ярдәм итәр дип ышанам», – дигән ул вакытта Кабец.

Элек Водоканал директоры булып эшләгән Матафоновны кулга алуның сәбәпләре турында әлегә мәгълүмат юк.

Первоуральск халкы узган елда җәй буе краннан пычрак су агуга зарланды. Кешеләр китерелгән суны алырга чиратка тезелде, шешәдәге су сатып алды. Октябрь башында шәһәр халкын эчә торган су белән тиешенчә тәэмин итмәү сәбәпле, «Ваемсызлык аркасында зур зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Декабрь башында кешеләр кабат сусыз калды. Шуннан соң тагын бер җинаять эше ачыла. 2024 елның гыйнварында Первоуральск суды җирле Водоканал оешмасын, туфракка зыян салган өчен, дәүләткә 80 миллион сум түләргә мәҗбүр итте.

Алдарак «Новый день» сайты язганча, Первоуральск җәмәгать эшлеклеләренең дә, депутатларның да Водоканал җитәкчесе Артур Гузаировка сораулары бик күп була. Гузаиров моңа кадәр берничә ел (2016 – 2019) Торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр хуҗалыгы һәм экология буенча вице-мэр вазифасында эшләгән һәм шул вакытта ук аның эшчәнлеге сораулар тудыра. Мәсәлән, шулай ук, федераль программа буенча Нижний Шайтан буасын төзекләндерү срокларын бозган өчен дә аннан җавап алу кирәк була. Шуннан соң Кабец Гузаировны эштән җибәрә, дөрес, түрәнең үз теләге буенча гариза язуы хәбәр ителә. Шуннан соң ул 2 елга Ялтага китә, 2021 елда кире кайта һәм Водоканал директоры вазифасына билгеләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100