"Внуково" аэропортында ике самолет бәрелешкән
Бәхеткә, зыян күрүче кешеләр юк.
Мәскәүнең «Внуково» аэропортында «Боинг» самолетлары бәрелешкән. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итте.
Пассажирлар утырган «Боинг» самолеты «Внуково» аэропортына төшеп туктаган. Бу самолет канаты белән икенче «Боинг»ка бәрелгән. Кешеләр зыян күрмәгән. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгына аэропорттагы чыганагы сөйләгән.
«Пассажирлар утырган
Чыганак мәгълүматы буенча, ике самолетта да җимерелүләр бар. Пассажирлар һәм экипаж әгъзалары зыян күрмәгән.
«Вести» каналы әлеге вакыйга урыныннан кадрлар күрсәтте. Azur Air компаниясенең Вoeing 767–300 самолеты һәм «Россия» авиакомпаниясенең Boeing 747–400 самолеты бәрелешкән. Буксировкалау вакытында бортта пассажирлар булмаган. Фотолардан аңлашылганча, Boeing 747 лайнерының канат очы, Вoeing 767 самолетының стабилизаторы җимерелгән, диелгән әлеге хәбәрдә.