Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владлен Татарскийны шартлатып үтерүдә шикләнелгән хатын-кыз кулга алынган

Кичә кич Санкт-Петербург шәһәрендәге кафеларның берсендә шартлау була. 30 кеше яралана, 1 кеше һәлак була.

news_top_970_100
Владлен Татарскийны шартлатып үтерүдә шикләнелгән хатын-кыз кулга алынган
"Фонтанка", РФ Тикшерү комитеты

2 апрельдә кичке 8 сәгать 40 минутта Санкт-Петербургтагы бер кафеда шартлау нәтиҗәсендә военкор – хәрби корреспондент Владлен Татарский һәлак булды. 30 кеше яралы, алар арасында 1 яшүсмер дә бар. Бу хакта «116.RU» порталы хәбәр итә. Шартлау турында хәзерге сәгатькә билгеле берничә факт.

  • Шартлау Университетская Набережная урамы, 25нче йортта була.
  • 30 кеше яралана, Владлен Татарский һәлак.

Владлен Татарскийның чын исеме Максим Фомин. Ул 1982 елда Макеевкада туа (хәзер Донецкига карый). Мәктәптән соң шахтада эшләгән. Төрмәдә утырып чыга. 2014 елда колония артиллерия уты астында кала, шуннан ул Донбассның бәйсезлеге өчен көрәшкән отрядка килеп эләгә. 2017 елга кадәр разведкада хезмәт итә. Соңыннан үзен журналистикада сынап карый. 2022 елның февралендә «Дневной Владлен» һәм «Вечерний Владлен» каналларының бәйсез хәрби корреспонденты буларак пәйда була. Ул махсус хәрби операцияне яктыртучы топ блогерлар рәтенә керә. Журналист әдәбият белән дә шөгыльләнә. «Бег» автобиографик әсәрен яза, «Война» һәм «Медитация» дип аталган хикәяләр тупланмасы чыга.

 

Фото: © Владлен Татарский / Vk.com

  • Кафе Евгений Пригожинныкы, «Кибер фронт» анда махсус хәрби операция яклы булган кешеләр белән җыелышлар үткәргән.
  • Төп версияләрнең берсе: бомбаны гипстан ясалган статуэткада алып керәләр. Очрашу кунагы аны Татарскийга бүләк итә.

Кем ул шикле хатын-кыз?

«Фонтанка» мәгълүматлары буенча, ул – 26 яшьлек Дарья исемле хатын-кыз. 2022 елның 24 февралендә аны махсус хәрби операциягә каршы оештырылган чарада кулга алып, 10 көнгә сак астына алалар.

Дарьяны 200 оперативник һәм 500 полиция хезмәткәре эзләве турында хәбәр иткән идек. Ул теркәлгән йорт янына төнлә хокук саклау органнары вәкилләре килә. Сак хезмәте хатын-кызны тартма белән очрашуга кертергә теләми. Бу хакта үзе дә анда булган журналист Марат Арнис сөйли.

Статуэтка алып килгән хатын-кыз миннән бераз читтәрәк утырды. Аны, «анда – бомба» дип, кертергә теләмәгәннәр – бу хакта ул үзе әйтте. Ул менә нәкъ шулай дип әйтте дә. Ул Владленнан рөхсәт сорады: «Рөхсәт итсәгез, статуэтканы алып керер идем». Владлен аңа: «Алып керегез, тикшерербез дә», – диде. Бу – аның сүзләре иде, – дип аңлатты Марат Арнис.

 

Фото: © «Фонтанка»

Шартлау килеп чыккан мәл

«MSK1.RU» журналистлары шунда булган кешеләр белән аралашканнар. Алар сүзләренчә, статуэтка бик зур булмаган, 30 см тирәсе, ә шартлау аны биргәч үк килеп чыккан.

Ап-ак төтен каплап алды, кешеләр егылышты. Статуэтканы бүләк иткән хатын-кыз Владленнан 3-5 метр ераклыкта утыра иде. Ул шартлаудан бернинди дә зыян күрмәде, кафедан чыгып барганын күрдем. Аңа берни дә булмаган иде. Йөзендә моның бернинди билгесе дә юк иде. Барысы да нәкъ кинолардагы кебек булды. Ул кафедан чыгып китте, аңа берәү дә игътибар бирмәде. Чөнки бөтен кеше дә чабыша иде, – дип сөйли ул көнне кафега килгән Диана Королева.

Катнашучылар бүләкне әз генә күреп калалар. Хәрби журналист статуэтканы алгач рәхмәт әйткән һәм тартманы янына куйган.

Кыз үз урынына утырды. 3 минуттан соң – шартлау, ут, ялкын, бөтен кеше чабышты, – дип сөйләгән икенче шаһит.

 

Фото: © Алина Циопа / «Фонтанка.ру»

Яралылар

24 кешене хастаханәгә алып киткәннәр. 6 кеше авыр хәлдә. Журналист Татьяна Любина һәм Таллинда «Үлемсез полк» акциясен оештыручы Сергей Чаулин анда булган.

Татьянаның бите яраланган, табиблар аның күзен саклап калыр өчен тырыша. Аягына эләккән, – дип сөйләгән аның дусты Владимир Дервенев.

Зыян күрүчеләр арасында 14 яшьлек кыз да бар. Аның баш мие селкенгән, кыйпылчыклардан бите һәм күзе яраланган. Операция ясаганнар, хәле тотрыклы.

Тикшерү комитеты әлеге шартлау буенча «кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Гадәттән тыш хәл урынына полиция һәм башка ашыгыч хезмәт вәкилләре килгән. Алар шартлауның сәбәбен һәм шартларын ачыклый. Тикшерү барышын тикшерү комитетының үзәк аппараты да контрольгә алды.

Татарскийның үлеме турындагы белдерү белән Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова чыгыш ясаган. Патриарх Кирилл кайгы уртаклашу сүзләрен җиткергән. Шикләнелүчеләр турында рәсми комментарийлар әлегә юк.

Дарья Трепова арендага алган фатирда кулга алынган, дигән хәбәрләр чыкты. Аның әнисе, үги әтисе, кыз туганы да кулга алынган иде. Дарья Трепованың постларында суицид, чит илгә китү теләге турында хәбәрләр барлыгы ачыкланган. Ул шул көнне кич Пулково аэропортыннан очып китәргә тиеш булган, әмма самолетка утырмаган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100