news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Владивостокта җылылык трассасы шартлагач, дистәләрчә машина җимерелгән - видео

Юл уртасында кайнар су фонтаны бәреп чыккач һавага күтәрелгән асфальт кисәкләре йорт тәрәзәләрен ваткан.

news_top
Владивостокта җылылык трассасы шартлагач, дистәләрчә машина җимерелгән - видео
Приморье өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Владивосток шәһәрендә җирле вакыт белән 19.30 (Мәскәү вакыты белән 12.30) сәгатьтә җылылык трассасы шартлаган. Асфальт кисәкләре 20 тәрәзәне ваткан, дистәләрчә машина җимерелгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Куркуга калган бер машина йөртүчесе авария ясаган. Ул өстән коелган таш кисәкләреннән качмакчы була һәм чит кешеләрнең машиналарын бәрдерә. Аннары борыла да, авария урыннан качып китә.

Юлның әлеге участогында бер ай чамасы ремонт эшләре бара. Ләкин җылылык трассасын ясап бетереп, җылы су җибәрүгә, торбалар көчәнешкә чыдый алмый.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, тип-тигез урында кисәк кенә кайнар су фонтаны бәреп чыга. Асфальт, җир кисәкләре һавага күтәрелә. Алар машиналар өстенә төшә, тәрәзәләрне бәреп вата. Кимендә тугыз фатир тәрәзәсе ватылып беткән.

«Атом сугышы кебек», — ди шаһитларның берсе.

Шәһәр хакимияте зыян күрүчеләргә компенсация вәгъдә итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар