news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Владивостокта мэрияне 50 ел фатир көткән гаиләгә йорт бирергә мәҗбүр иттеләр

Эшне карау дәвамында гаиләдәге ике кеше вафат булган, шул сәбәпле фатирның тиешле мәйданы 72 квадратка кадәр кимегән.

news_top
Владивостокта мэрияне 50 ел фатир көткән гаиләгә йорт бирергә мәҗбүр иттеләр
pixabay.com/ru

Владивосток шәһәрендә муниципалитет аз керемле бер гаиләгә туры килә торган фатирны 49 ел дәвамында таба алмаган. Шул сәбәпле шәһәр суды мэрияне әлеге гаиләгә фатир бирергә мәҗбүр иткән, дип яза РИА Новости.

Владивосток поркуратурасы шәһәрдә яшәүче хатын-кызның Владивосток администрациясенең ваемсызлыгы буенча мөрәҗәгатен тикшергән.

«1972 елдан башлап хәзергә кадәр алты кешелек гаилә аз керемле буларак торак шартларын яхшырту өчен чиратта торган. Муниципалитет 50 елга якын аларга мәйданы туры килерлек фатир таба алмаган», — диелә хәбәрдә.

Прокуратура шәһәр администрациясенә әлеге гаиләгә социаль найм килешүе нигезендә фатир бирү бурычын йөкләү турында судка иск биргән. Эшне карау дәвамында гаиләдәге ике кеше вафат булган, шул сәбәпле фатирның тиешле мәйданы 72 квадратка кадәр кимегән.

«Владивосток шәһәренең Ленин районы суды карары белән прокурор таләпләре тулысынча канәгатьләндерелгән. Суд акты законлы көченә кергәннән соң, прокурор аны тормышка ашыруны контрольдә тотачак», — диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар