news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Владимир Жириновский сәхнәгә менгәндә абынып егылган

Тезләнеп торган ЛДПР лидерын арттан килүче фотограф торгызган.

news_top
Владимир Жириновский сәхнәгә менгәндә абынып егылган

ЛДПР лидеры Владимир Жириновский Владимир өлкәсе губернаторы Владимир Сипягин инаугурациясе вакытында егылган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Сипягин присяга әйткәннән соң, Жириновский котлап чыгыш ясарга җыенган. Баскычтан сәхнәгә менеп барышлый, ул уң аягына абынган һәм егылып, тезләренә чүккән. Сәясәтче артыннан баручы фотограф Жириновскийга торып басарга ярдәм иткән.

«Аның белән бар да яхшы. Ул журналистлар белән аралашты. Һәрвакыттагыча ышанычлы һәм матур сүзләр белән сөйләште», — дип әйткән РИА Новости әңгәмәдәше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар