Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы: иң мөһим фикерләр

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясый. «Интертат» аның чыгышындагы төп фикерләрне тәкъдим итә. (Туры эфирда барган чыгыш тулыландырып барыла).

news_top_970_100
Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы: иң мөһим фикерләр
kremlin.ru

Махсус операция сәбәпләре турында

— Һәркайсыбызда да зур җаваплылык ята. 2014 елдан Донбасс үз җирендә яшәү һәм үз телендә сөйләшү хокукын яклап килде, Россия ярдәмгә килер дип көтте һәм ышанды.

— Проблеманы тыныч хәл итү өчен кулдан килгәнне эшләдек. Әмма бездән яшереп башка сценарий әзерләнде. Көнбатыш идарәчеләренең антлары ялган булып чыкты.

— АКШ һәм НАТО безнең чикләребез янында яшерен биолабораторияләр ачты. Сугыш буласы урынны өйрәнделәр.

— Алар Югославия, Гыйрак, Сирия һәм Ливияне җимергәндә дә шулай ук намуссыз һәм икейөзле булдылар. Алар үзләренә барысы да ярый дигәнгә ияләнгән. Көнбатыш элиталары тоташ, принципларсыз ялган символы.

— Без дөньяда цивилизацион илләр һәм башкалар юк дигән позициядә. Без ачык, диалогка әзер идек, әмма җавап итеп НАТОның көнчыгышка киңәюен һәм хәрби контингентлар урнаштыруын күрдек. Бөтен планетада АКШ базалары.

— 2021 елның декабрендә без иминлек гарантияләре буенча проект тәкъдим иттек. Барлык пунктлар буенча Россияне кире кактылар. Куркыныч арта башлады, һәм без 2022 елның февралендә Украина Донбасста җәза операциясе әзерли икәнен аңладык.

— Сугышны алар башлады. Ә без аларны туктатыр өчен көч кулланабыз.

— Украинадагы конфликт өчен җаваплылык Көнбатышта һәм Киев режимында. Көнбатыш Украинны Россиягә каршы таран итеп куллана.

— Без Украина халкы белән сугышмыйбыз. Алар үзләре Киев режимының һәм илне яулап алган Көнбатыш хуҗалары тоткынлыгында.

— Украина сәнәгатен дистә еллар буе җимерделәр һәм байлыкларын таладылар. Кешеләр турында беркем дә уйламады, аларны корбан итәргә әзерләделәр һәм чималга әйләндерделәр.

— Мюнхендагы конференциядә Россиягә карата гаепләүләр әйтелде. Көнбатышның нәрсә эшләгәнен оныттырыр өчен. Ә алар җенне шешәдән чыгаручылар. АКШ 2001 елдан соң алып барган сугышларда 900 меңнән артык кеше һәлак булды.

— Узган гасырның 30нчы елларында Көнбатыш Германиядә нацистларга юл ачты. Тарихны өйрәнгән кешеләр белә – Украина проекты Россияне җимерү өчен 19 гасырда ук Австро-Венгриядә үстерелә башлый.

— Көнбатыш элиталары максатларын яшерми – Россияне стратегик җиңелүгә китерү. Бу гомергә бетерү дигән сүз. Алар конфликтны глобаль каршылык фазасына әйләндермәкче була. Без моны аңлыйбыз һәм тиешле реакция ясаячакбыз.

— Россияне сугышта җиңү мөмкин түгел. Шуңа күрә безгә каршы мәгълүмати сугыш алып баралар, бу сугыш яшьләргә каршы алып барыла һәм гел алдашалар.

— Читкә адым ясаганнар (чит илләргә китүчеләр турында сүз бара) белән исәп-хисап ясарга җыенмыйбыз. Алар туган илләрен ташлап китте. Бу алар намусында булсын. Иң мөһиме, Россия гражданнары аларга мораль бәя бирсен.

— Украинада фашистик Германия символикасы кулланыла, ә хәрби техникага нацистик билгеләр төшерәләр. Көнбатыш моны күрми.

— Украинага никадәр ераккарак ата торган кораллар бирелә, без чикләрне дә шулкадәр күчерәчәкбез.

— Көнбатышта нәрсә эшлиләр? Педофилия нормага әйләнде, руханилар бер җенестәге никахларны хуплый. Көнбатыш җенесне аермаган Ходай идеясен тәкъдим итә. Ходаем, кичер, алар нишләгәннәрен белми.

— Көнбатыш икътисади сугыш алып бара. Әмма беркайда бернигә дә ирешмәде һәм ирешмәячәк тә.

Махсус операциядәгеләргә ярдәм 

Владимир Путин махсус хәрби операция ветераннарына һәм анда һәлак булучыларның гаиләләренә адреслы һәм шәхси ярдәм өчен махсус дәүләт фонды булдырырга тәкъдим итте. Фондның иң мөһим бурычы – мохтаҗларны өйләрендә тәрбияләү һәм югары технологияле протезлаштыру.

— Россиянең яңа субъектларын социаль-икътисади яктан торгызу өчен масштаблы программаны башладык һәм дәвам итәчәкбез. Анда предприятиеләр һәм эш урыннары булдырырга, шулай ук яңа заманча юллар төзергә кирәк.

— Балаларның һәм оныкларның киләчәге өчен, тарихи гаделлекне торгызу өчен бүген хәрбиләр – безнең геройларыбыз көрәшә.

— Махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә шәхси ярдәм күрсәтү өчен дәүләт фонды төзергә тәкъдим итәм. Һәр гаиләгә һәм ветеранга персональ эшче беркетелергә тиеш, ул барлыкка килгән мәсьәләләрне шушы елда хәл итәргә тиеш. Фонд структураларын бөтен ил буенча шушы елда булдырырга кирәк.

— Махсус хәрби операция зонасында хезмәт колоссаль авырлык һәм куркыныч белән бәйле. Шуңа күрә махсус хәрби операциянең барлык катнашучылары өчен ярты елга бер тапкыр, юл көннәрен санамыйча, 14 көнлек ял билгеләнәчәк.

Санкция һәм икътисад турында 

— Оборона-сәнәгать комплексы эшчеләренә ташламалы аренда программасын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итәм. Аларның арендасының бер өлешен дәүләт каплап барачак.

— Көнбатыш безгә каршы икътисади фронт ачты. Әмма беркайда да бернәрсәгә дә ирешмәде һәм ирешмәячәк тә. Санкция инициаторлары үзләре үк үзләрен җәзалый, үз илләрендә икътисади проблемалар китереп чыгардылар.

— Эчке тулай продукт 2022 елда 2,1 процентка кимеде.

— Илнең иминлеген һәм үсешен тәэмин итәр өчен бездә барысы да бар. Икътисадның күп кенә база гражданлык тармаклары үсте. Мәсәлән, торак төзелеше һәм авыл хуҗалыгы.

— Хезмәт базары күпкә уңайлыга әйләнде. Эшсезлек 3,7 процентны тәшкил итә.

— Безнең эшнең мәгънәсе агымдагы шартларга яраклашу түгел, стратегик бурыч – икътисадны стратегик чикләргә чыгару.

— Ташламалы сәнәгать ипотекасы барлыкка киләчәк: җитештерү ачып җибәрер өчен 3-5 процент белән 500 миллионга сумга кадәр алып булачак.

— Илдәге банклар тотрыклылыкның саллы запасына ия. Узган елда банк секторы 14 процентка үсте. Бу 2021 елга караганда күбрәк.

— Россиядә инфляция ел уртасына максат дәрәҗәсенә 4 процентка якынаячак.

— Җинаять кодексын икътисади җинаять маддәләре өлешендә яңадан карарга кирәк. Арттырып җибәрмәскә кирәк.

Киләчәккә планнар һәм илнең стратегиясе

— Көнбатыштан кулыңны сузып, түбәнсенеп, үз акчаларыңны теләнеп йөрү мәгънәсезлек. Үткәннәргә ябышып ятарга кирәкми. Үз тормышыңны һәм эшеңне үзгәртеп корырга кирәк. Мин үзебезнең бизнес вәкилләренә мөрәҗәгать итәм. Яңа проектлар эшләгез, Россия өчен тырышыгыз.

— Һәркемнең сайлау мөмкинлеге бар. Кемдер үз гомерен арестланган особнякта блокланган счетлары белән уздырырга тели. Юу һәркемнең үз хокукы. Әмма шуны аңларга вакыт, Көнбатыш өчен мондый кешеләр һәрвакыт икенче сортлы чит-ятлар булып калачак.

— 2024 елда Президент сайлаулары катгый рәвештә закон нигезендә уздырылачак. Демократик процедураларны үтәп.

— Мәдәният җәмгыятьне җимерергә түгел, ә игелеккә хезмәт итәргә һәм иң яхшы кешелек сыйфатларын уятырга тиеш.

— Алдагы 5 елда электрон сәнәгать, робототехника, төзелеш, транспорт һәм башка тармаклар өчен миллион белгеч әзерләргә кирәк.

— Югары уку йортларына 4 елдан 6 елга кадәр уку вакыты белән белгечләрне традицион әзерләүне кире кайтарырга кирәк. Хәзер вузларда укучы студентлар укуларын гамәлдәге программалар буенча дәвам итә ала.

— Луганск Халык Республикасында, Донецк Халык Республикасында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә 2007 елдан соң туган балалар өчен ана капиталы биреләчәк.

— Россия СНВ килешүендә катнашуын туктата. Бу – Россия һәм Америка Кушма Штатлары арасында алга таба стратегик һөҗүм коралларын киметү һәм чикләү чаралары турында килешү.

—Әгәр АКШ атом-төш сынаулары уздыра икән, без дә уздырачакбыз.

— Россия теләсә нинди сынауларга җавап бирәчәк, чөнки без бердәм халык. Дөреслек безнең якта.

Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасын төгәлләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100