Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путинның 4 сәгатьлек матбугат конференциясе: йомыркадан алып Украинага кадәр

Россия президенты Владимир Путин 4 сәгать буе журналистлар, онлайн элемтә буенча сорау бирүчеләр белән аралашты. «Интертат» очрашуда яңгыраган төп фикерләрне тәкъдим итә.

news_top_970_100
Владимир Путинның 4 сәгатьлек матбугат конференциясе: йомыркадан алып Украинага кадәр

Икътисад:

– Россиядә хезмәт хакы 8 %ка, халыкның кереме 5 %ка артты. Минималь хезмәт хакы киләсе елда 18 %ка артачак.

– Инфляция 7,5 %ка артты. Эшсезлек 2,9 %, андый түбән күрсәткечнең Россия тарихында булганы юк иде.

– Россиянең бурычы кими – $46 млрд булса, хәзер $32 млрд.

Украина:

– Без максатыбызга ирешкәч, тынычлык урнашачак. Россиянең Украинаны денацификацияләү һәм демилитаризацияләү бурычлары үзгәрми.

– Украинага Көнбатыш нәрсә вәгъдә итсә, шуны бирде. Әмма без барысын да юкка чыгардык. Россия Украина контрһөҗүме башланганнан бирле 747 танк һәм 2,3 мең бронемашинаны юк итте.

– Мобилизациянең беренче дулкынында 300 мең кеше чакырылды. 244 меңе сугыш барган урыннарда хезмәт итә. 300 мең мобилизацияләнгәннең 14е Россия Герое булды. Мобилизацияләнгәннәрдән көлделәр, аларны «мобик» дип атадылар, ә алар бер дигән итеп сугыша.

– 486 мең кеше үз иреге белән хәрби хезмәткә килде, корал тотып Ватанын сакларга теләүчеләр кимеми. Көн саен 1500 контракт төзелә.

– Яңа мобилизация уздыруның кирәге юк.

– Махсус операциядәгеләр яшьләрне тәрбияләүдә шөгыльләнергә тиеш. Иң яхшы тәрбия – шәхси мисал.

– Одесса – рус шәһәре. Украина белән аралар яхшыру бездән генә тормый. Аны без бозмадык.

– Украина белән конфликт башланганчы, без дистә еллар буе араларны яхшыртмакчы идек, әмма анда фетнә башланды. Руслар һәм украиннар – бер халык, хәзер анда гражданнар сугышына охшаш күренеш бара. Кырым, Кара диңгез яр буеның Украинага катнашы юк.

– Украинада фетнә өчен АКШ 5 млрд доллар тотты. Украинаны НАТОга алырга теләү бу фаҗигагә китерде.

– АКШ – дөньяда мөһим ил, без алар белән хезмәттәшлек итәргә риза, әмма аларга империячеллек комачау итә. Аларда үзгәреш булып, башкаларны хөрмәт итә башлагач, араларны яхшырту өчен нигез булачак.

– Киев кешеләрне үлемгә этәрә. Украина өчен контрһөҗүмне дәвам итү – ахмаклык.

– Хатын-кыз военкорларны фронттан чыгарырга кирәк.

– 150 миллиард сум яңа төбәкләргә кертелде, 100 миллиард планлаштырыла.

– Махсус операциядәгеләргә ярдәм итүчеләргә чын йөрәктән рәхмәт.

Палестина:

– Эрдоганның Газадагы вазгыятьне нормальләштерүгә керткән зур өлешен билгеләп үтәм. Якын Көнчыгышта булган хәлләр – фаҗига. Махсус операция һәм Газаны чагыштырып карагыз һәм аермасын күрерсез. Украинада андый хәлләр юк.

– «Газа – дөньядагы иң зур балалар каберлеге» дигән бәяләмә күп нәрсә турында сөйли. Газадагы кешеләрне сакларга кирәк.

Спорт:

– Дөньякүләм спорт түрәләре Россия спортчыларына карата гадел булмаган карашта. Спортчыларның дөньядагы хәлләргә катнашы юк. Олимпия хәрәкәте, спорт хәрәкәте буларак, тупикка керде. Спорт сәясәттән читтә булырга тиеш.

ЧВК:

– ЧВК белән булган хәл – Оборона министрлыгының ялгышы.

– Махсус операция зонасында 617 мең хәрби бар. ЧВКларда күпме кеше икәнен ачыклау кыен. ЧВКда хезмәт итүчеләрнең хокуклары дәүләт контрактындагылар кебек үк булырга тиеш.

Себердә яшәүче кешеләрне, пенсиягә чыккач, көньяк төбәкләргә күчерү турында:

– Монда финанс министры булса, «акча юк» дияр иде.

– Себердә эшләгән кешеләрнең җылы климатка күчәргә теләве аңлашыла. Коми эчендә күченү – мөмкин хәл.

5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән журналист Александра Баязитова турында:

– Ул хатын эшләгән әйбер – начар, әмма закон чыгаручылар хөкем турында уйларга тиеш. Кайбер илләрдә икътисад өлкәсендәге җинаятьләр өчен 100 ел да алалар. Мин килешәм, Дәүләт думасын тагын бер тапкыр уйларга чакырам.

Йомырка:

– Авыл хуҗалыгы министры белән сөйләштем, йомырка белән эш ничек икәнен сорадым. Бар да тәртип, диде.

– Безнең табыш арта бара, сорау да арта, ә җитештерү артмый.

– Мин үзем дә йомырка яратам. Вазгыять якын арада үзгәрер, дип өметләнәм.

Гражданнар авиациясе:

– Үзебезнең авиатөзелешне арттырырга кирәк.

Кытай:

– Безнең Кытай белән мөнәсәбәтләр бик югары. Киләсе елда товар әйләнешен $220–230 млрд ка арттырырга уйлыйбыз. Былтыр үсеш – 31%, быел – 30% чамасы.

– Россия – Кытай мөнәсәбәтләре – дөньядагы стабильлек гарантларының берсе.

Вакциналар дефициты:

– Кызылча, кызамык препаратларына килгәндә, техник җитешсезлек бар.

– Җитешсезлек вакцина җитештерү өчен чимал булган йомырка кытлыгы белән дә бәйле.

– Инфекцияләр арту безгә килгән мигрантларның иммунизациясе түбән булуы белән дә бәйле.

– ФАПлар төзибез, мөгаен, җитми.

Милләтчелек турында:

– Дөньяда исламны күрәлмау, антесемитизм, русофобия күзәтелә. Бу – кешеләрнең гаделсезлек белән очрашуына бәйле. Мәсәлән, Газа. Радикаль уйлаучылар арта.

– Россиядә җәмгыятьне «болгатырга» теләүчеләргә аркылы төшәбез. Русофобия – Россиягә каршы көрәшү юнәлешләренең берсе. Россия халкының 96 %ы милләтара һәм динара килешүне мөһим дип саный.

Макрон турында:

– Безнең яхшы мөнәсәбәтләр иде. Ниндидер бер мизгелдә Франция президенты аралашудан туктады. Теләге булса – дәвам итәбез. Юк икән – юк.

Тарих китаплары турында:

– Алар барлыгы 65 версия иде. Кайберләрендә хәтта Сталинград сугышы турында да юк иде. Китаплар дөреслек өчен хезмәт итәргә тиеш, кемнеңдер фикерләре өчен түгел.

Автомобиль базары:

– Европа, Көньяк Корея, Япония брендлары киткәч, үзебезнең җитештерүгә кызыксыну артты.

– Автомобильгә бәяләр 40 процентка артты, бу – зур сан. АвтоВАЗ булдыра, машиналар күбрәк булган саен, бәя төшәчәк. Үзебезнең платформаларны булдырсак, бәя төшә, моңа вакыт кирәк.

– Кытай җитештерүчеләре бик актив эшли.

Путин двойниклары турында:

Путинга охшаган кеше бу сорауны бирде. Путин «двойникларым юк» дип җавап бирде.

Җиңү турында:

– Җиңү безнең якта.

Абортлар:

– Абортларны тыю буенча ниндидер чиктән ашкан күренеш юк.

– Дәүләт демографияне саклау яклы, әмма хатын-кыз хокуклары сакланырга тиеш.

– Аракыга каршы кампания башлангач, кеше суррогат эчә башлады.

– Балалы гаиләләргә ярдәм турында уйларга кирәк.

– Бик сак эш итәргә кирәк. Әлбәттә, миңа чиркәү позициясе билгеле. Чиркәүнең фикере башкача була да алмый, чөнки ул һәр кешенең гомере өчен көрәшә. Аның абортлар мәсьәләсенә үз мөнәсәбәте. Дәүләт тә, хатын-кызның йөкле икәнен белгәч, баланы табу юлын сайлавын тели. Бу – бер яктан шулай, ләкин хатын-кызның хокуклары һәм иреге үтәлергә тиеш.

Газлаштыру:

– Без газлаштыру белән шөгыльләнәбез – 450 мең хуҗалык газга тоташтырылган, моны дәвам итәбез.

– Без «Северный поток»ны шартлатмадык, Европада кемдер газны алмаса – аларның проблемасы.

– Украина безнең газны яга.

Мигрантлар:

– Бездә – 10 миллион мигрант, алар безнең кануннарны сакларга тиеш.

– Кайбер мәктәпләрдә мигрант балалары күбрәк. Моны хәл итәргә кирәк.

– Без икътисади сорауларны бездәге халыкны кимсетеп хәл итәргә тиеш түгел.

– Мигрантлар өчен кешечә шартлар булдыру мөһим.

БРИКС саммиты ни өчен Казанда уза:

– Татарстан – бөтен ил өчен үрнәк булган, яхшы гына үсеш алучы төбәк. Анда конфессияләр һәм милләтләр арасында мөнәсәбәтләр нык, шуңа күрә 2024 елда БРИКС саммитын уздыру нәкъ менә Казанга ышанып тапшырылды. Татарстан бик яхшы үсеш ала, ә Казан – иң яхшы үрнәкләрнең берсе. Яхшы шартлар тудырылган. Республика җитәкчелеге яхшы эшли. Шулай ук, республикада халыкның эчке культурасы дәрәҗәсе сокландыра һәм хөрмәткә лаек.

Яшьләргә нинди киңәш бирер идегез?

– Намусны яшьтән сакларга.

Нәрсә укыйсыз?

– Җинаять кодексын.

2000 елгы Путинга нәрсә әйтер идегез:

– Безнең партнерлар дип аталучыларга карата артык беркатлы һәм ышанычлы булма, дияр идем. Өндәмә буларак – безнең бөек рус халкына ышанырга кирәк.

Пенсия:

– Киләсе ел гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсияләре 7,5 процент күләмендә индексацияләнәчәк. 2022 елның декабрендә пенсияләрне 10 процентка индексацияләдек, аннары язын – инфляция буенча 4 проценттан күбрәккә.

Мәскәү Казан магистралендәге бәяләр:

– Мин бу бәя 4-4,5 мең сум тирәсе дип белә идем. Тикшерермен. Бәлки, турыдан-туры арифметика бик эшләмидер дә, мин сүз бирәм, тикшерермен.

Гаилә ипотекасы:

– Гаилә ипотекасы тиздән тәмамлана. Ул киләсе елның июленә кадәр генә гамәлдә. Хөкүмәт аны озайту турында уйлый. Ул бюджет мөмкинлекләреннән чыгып уйларга тиеш, ләкин мин гаилә ипотекасын озайту юнәлешендә уйлау яхшырак, дип саныйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100