Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путинның мобиль телефоны бармы?

Президент мәгълүматны төрле чыганаклардан, шул исәптән интернеттан да ала.

news_top_970_100
Владимир Путинның мобиль телефоны бармы?

Россия Президенты Владимир Путинның мобиль телефоны булмавын аның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйткән. Бу хакта ул «Россия 24» каналына биргән интервьюда сөйләгән. 

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, Президент мәгълүматны төрле чыганаклардан ала. Шул исәптән интернеттан да ала, дип төгәллек керткән Песков.

«Кәгазьдә язылган мәгълүмат тупланган папкалар, дайджестлар, телевизион дайджестлар бар. Алар бик күп төрле», — дигән матбугат сәркатибе.

Озак вакыт самолетта очканда  Владимир Путин компьютердан интернетка керә, дигән ул. Шул ук вакытта Путинның шәхси мобиль телефоны юк. «Мин белгән кадәресе — аның телефоны юк», — дигән Песков.

Ул Кремльдә ябык элемтә каналларын куллануларын сөйләгән. «Хакимият өчен ябык элемтә телефоннары бөтен смартфоннардан да озаграк яшәр», — дигән матбугат сәркатибе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100