Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путинга Паша исемле эт бүләк иттеләр - фото

Этләрнең бу төрен Югославиядән читкә алып чыгуны тыелган булган.

news_top_970_100
Владимир Путинга Паша исемле эт бүләк иттеләр - фото

Сербия Президенты Александр Вучич Россия Президенты Владимир Путинга шарпланин токымлы овчарка эте бүләк итте. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгы язды.

Паша исемле көчеккә дүрт ай гына әле. Этләрнең бу токымы көтүчеләр өчен икән. Аны таулы урыннарда яшәүчеләр сарык көтүен ерткычлардан саклау өчен асрый. Шулай ук этләрнең бу төрен сакчы итеп тә тоталар. Күп еллар дәвамында Югославия җитәкчеләре бу этләрне илдән читкә алып чыгуны тыйган.

Шарпланин овчаркасы — бик зур эт. Ул 70 см биеклеккә кадәр үсәргә мөмкин. Алар бик чыдам һәм кар өстендә дә йоклый ала.

Россия Президенты этләр яратуы белән билгеле. Күп еллар дәвамында аның янында Сергей Шойгу бүләк иткән лабрадор Кони яшәгән.

Хәзер Владимир Путинның өч эте бар — аларның барысын да чит ил коллегалары биргән. 2010 елда Болгария премьеры каракачан токымлы көчек бүләк итте. Аны болгар овчаркасы дип тә атыйлар. Интернет-тавыш бирү аша бу эткә Баффи дип кушамат куштылар.

Акита-ину токымлы Юмэ (Хыял) кушаматлы этне 2013 елда Япониянең Акита префектурасы губернаторы бүләк итте.

2017 елда Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов Путинга Верный кушаматлы алабай токымлы эт балып килде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100