Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин юристлар турында мәзәк сөйләде

news_top_970_100
Владимир Путин юристлар турында мәзәк сөйләде
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин Яшь галимнәрнең өченче конгрессында катнашучылар белән очрашуда юристлар турында мәзәк сөйләде.

«Безнең юристлар, мин дә юрист, алар – искәрмәсез, бөтен өлкәдә белгеч. Өстәвенә, алар бик тирән белгеч. <...> Ике юрист булган җирдә кимендә өч фикер була. Кайсыбер юристлар турында, беләсезме, ни диләр? Юристтан «сәгать ничә» дип сорасаң, ул сезнең сәгатькә карый да сәгать ничә икәнен әйтә. Ләкин моның өчен ул сезнең сәгатьне алачак», – ди ул.

Дәүләт башлыгы терлекчелек өлкәсендә эшли торган бер галим чыгышына карата шундый мәзәк сөйләде. Аның идеясе авыл хуҗалыгы терлекләренең генофондлы нәселләрен (билгеле бер төбәкләрдәге) саклау үзәге үсеше турында иде. Ләкин тиешле документ, белгеч сүзләренчә, юристлар арасында төрле фикерләр тудырган. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100