news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин: «Халыклар бердәмлеген саклау – илебез үсешенең ышанычлы нигезе»

news_top

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау телеграммасы юллаган.

«Россия һәрвакыт Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына, зур иҗади максатлар тирәсендә гражданлык теләктәшлеге һәм бердәмлек традицияләре белән көчле булды, – диелә ил Президенты котлавында. – Бүген дә халыклар бердәмлеген саклау – безнең өчен маяк, илебез үсешенә, аның иминлеген ныгытуга, масштаблы гомуммилли бурычларны уңышлы хәл итүгә ышанычлы нигез».

Владимир Путин барлык татарстанлыларга сәламәтлек һәм эш-ниятләренең тормышка ашуын теләгән, диелә Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар