Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин турында яңа документаль фильм күрсәтәчәкләр

news_top_970_100
Владимир Путин турында яңа документаль фильм күрсәтәчәкләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Президенты Владимир Путин турындагы яңа документаль фильм 4 майда «Россия-1» телеканалында күрсәтеләчәк. Бу хакта РИА «Новости» агентлыгы хәбәр итә.

Элегрәк дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков Путинга һәм аның ил белән җитәкчелек итүенең 25 еллыгына багышланган фильмның тиздән экраннарга чыгачагы хакында хәбәр иткән иде.

«Россия. Кремль. Путин. 25 ел. Премьера» диелә телеканалның якшәмбе, 4 май программасында.

Фильмны 21.00 сәгатьтә карап булачак.

  • Владимир Путин Россия Президенты вазифасына беренче тапкыр 2000 елның 26 мартында сайланды. Ул вазифасына 2000 елның 7 маенда кереште.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100