news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин Татарстанны чит илләр өчен үрнәк дип атады

news_top

Бүген Туры эфир барышында Россия Президенты Владимир Путин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең ислам дөньясы белән бәйле эшләрдә Татарстанның роле турындагы соравына җавап бирде.

«Ислам дөньясы, христиан дөньясы кебек үк, бик төрле. Татарстан үрнәге югары дәрәҗәдә уңай булуына ышанам», – диде Россия лидеры. Бу турыда «Татар-информ» яза.

РФ Президенты сүзләренчә, аның ислам илләрендәге күп кенә коллегалары Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләренең бергә дус-тату яшәвенең уңай тәҗрибәсенә игътибар юнәлтә.

«Татарстан башкаласының Ислам хезмәттәшлек оешмасы линиясе буенча чаралар уздыру үзәге булып сайлануы очраклы түгел», – дип искәртте Путин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар