news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин: «Татарстан бик күп юнәлешләр буенча лидерлыкны саклап калыр дип ышанам»

news_top
Владимир Путин: «Татарстан бик күп юнәлешләр буенча лидерлыкны саклап калыр дип ышанам»
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда республиканың икътисади күрсәткечләре, сәнәгатьтәге, нефть эшкәртү һәм машина төзелеше тармагындагы вазгыять турында фикерләште. Дәүләт башлыгы төбәктәге хәлләрне уңай бәяләде һәм Татарстанның күп кенә юнәлешләр буенча алдынгы позицияләрне саклап калачагына өмет баглавын әйтте.

Путин Рөстәм Миңнеханов белән татарча исәнләште

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән «Исәнмесез!» – дип татарча исәнләште.

Алар елмаешып бер-берсенең кулын кысты, соңыннан Путин Миңнехановтан «Нәрсә белән сөендерерсез, Рөстәм Нургалиевич?» – дип сорады.

Татарстан Рәисе Татарстан төбәк тулай продуктының 3,76 трлн сум (102,9%), ә сәнәгать җитештерүе күләменең 3,88 трлн сум (105,9%) тәшкил итүен әйтте.

«Урып-җыю буенча – уңыш яхшы, әйбәт. Тик ашлык бәясенә сораулар бар, чөнки логистика ябык. Ашлык бәясе әлегә түбән. Әлбәттә, бу борчый», – диде Татарстан Рәисе.

«Моны бергәләп хәл итәчәкбез», – диде Путин.

Төзелеш эшләре күләме арта һәм 500 млрд сумга җиткән. Азлап сату буенча үсеш күзәтелә – 1,102 трлн сум (107%).

«Ләкин иң мөһиме – инвестицияләр. Без төшеп китмәдек, әлегә 100,5 процентта барабыз», – диде Миңнеханов.

«Бу яхшы», – дип җаваплады Путин.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Рөстәм Миңнеханов Путинга нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары эше турында да сөйләде.

Нефть табу эшен республика Рәисе «нормаль» дип бәяләде. «Барысы да безгә җиткерелгән күләмнәрдән тора», – дип аңлатты ул.

Путин бу вазгыять турында хәбәрдар булуын әйтте һәм чимал булмаган экспортның гомуми күләме чыннан да плюс 40,9 пункт булуны төгәлләштерде. Миңнеханов моның шулай булуын раслады.

«Бездә бит элек нефть бар иде (башлыча чиста нефть сату – ред. иск.), хәзер без якынча 24 млн тонна нефть эшкәртәбез, бу алга таба чик түгел әле. Хәзер «Этилен-600» китте. Тагын 600 мең тонна өстәмә зур предприятиеләр», – дип җавап бирде ул.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ике нефть эшкәртү предприятиесенең яхшы эшләвен әйтте. Сүз ТАНЕКО һәм ТАИФ-НК турында бара. Эшкәртү тирәнлеге аларга 99 процентны тәшкил итә.

«Нефть химиясе буенча вазгыять бәя параметрлары буенча булды. Тулаем алганда, СИБУР, «Түбән Кама нефтехим», «Казаноргсинтез» буенча вазгыять тотрыклы. Килешенгәнчә, СИБУР бөтен инвестицион планнарны үти», – дип өстәде ул.

«Яхшы, молодцы, анда эш яхшы оештырылган», – дип мактады Россия лидеры.

Фото: © «Татар-информ»

«Аммоний-2» һәм «Татнефть»нең яңа проекты: Татарстанда нинди яңа җитештерүләр барлыкка киләчәк

Рөстәм Миңнеханов ашламалар җитештерә торган «Аммоний» заводы эше турында да сөйләде.

«Алар 2 млн сумга – тагын ике тапкыр арттыруга яңа контракт әзерләде. Хәзер кредит линиясе буенча кытайлар белән эшлиләр», – диде ул.

«Татнефть» компаниясе «Параксилол – терефталевая кислота (ТФК) – полиэтилентерефталат (ПЭТФ)» дигән зур проект башлый. Бу өч матдә бердәм технологик чылбырга тоташачак, монда һәрберсе икенчесе өчен чимал булып тора, ә ахыргы ПЭТФ продукты төрле тармакларда киң кулланыла.

«Бу бер миллион тонна терефталь кислотасы. Бу Россиядә бик кирәкле продукт. Монда Сәнәгать министрлыгыннан тулы хуплау бар», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Путин төбәк транспортын яңартырга, Миңнеханов лизингка ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте

Машина төзелешендәге вазгыять турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов КАМАЗда «бераз уңышсызлык» булып алуын, әмма хәзер предприятиенең әйбәт эшләвен, вазгыятьнең яхшыруын әйтте.

Очрашуда Владимир Путин төбәк һәм муниципаль транспортны яңарту өчен яңа программа әзерләргә кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, бу машина төзелеше тармагына да ярдәм итәчәк.

Миңнеханов бу инициативаны хуплады һәм югары процент ставкаларын исәпкә алып, лизинг компанияләренә өстәмә ярдәм мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

«Әйе, уйларга кирәк», – дип җавап бирде Россия Президенты.

Миңнеханов Татарстанда техникага капиталь ремонт ясау тәҗрибәсе турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, коммуналь һәм авыл хуҗалыгы техникаларын торгызу яңаны сатып алуга караганда якынча ике мәртәбә арзанга чыга, өстәвенә аңа гарантия дә тәкъдим ителә. Мондый алым машиналарның хезмәт вакытын арттыра һәм чыгымнарны киметә.

Ул янгын сүндерү бүлекләре һәм муниципаль хезмәтләрнең автопаркларын яңартуны мисалга китерде. Шул ук вакытта республика яңа техникаларны сатып алуны да дәвам итә.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Казан авиация заводы өч елдан 20 самолет җитештерүгә чыгарга планлаштыра

Рөстәм Миңнеханов С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводын модернизацияләү турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, предприятие самолетларны өзлексез җитештерүгә күчте. Бу өч ел эчендә куелган бурычка ирешүгә – 20 самолет чыгаруга ярдәм итәчәк.

Ул Россия Президентына предприятие үсешенә инвестицияләре өчен рәхмәт белдерде. Модернизация кысаларында заводта 900 мең кв. метр мәйданны реконструкцияләгәннәр һәм тагын 80 мең кв.метр яңа мәйдан төзегәннәр.

Казан вертолет заводы эше турында сөйләгәндә, Миңнеханов предприятиенең тотрыклы эшләвен әйтте.

«Яхшы эшли», – дип җөпләде Владимир Путин.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Сезнең ярдәм белән, безнең башка юл юк»

Миңнеханов шулай ук Путинга газлаштыру программасын гамәлгә ашырганы өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстанда газлаштыру дәрәҗәсе югары булуга карамастан, программа ярдәмендә тагын 34,7 мең йортка, шул исәптән яңа микрорайоннарга газ кертелгән.

«Сезнең барысы да яхшы, шартлар яхшы. Татарстан бик күп юнәлешләр буенча лидерлык позицияләрен саклап калыр дип ышанам», – дип бәяләде Путин.

«Сезнең ярдәм белән, безнең башка юл юк», – дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе республика 19 млрд кубометр газ һәм 36-37 млрд кВт сәгать электр энергиясе куллана, диде.

«Бу ихтыяҗның үсүе турында сөйли, чөнки икътисад үсә», – диде Путин.

Миңнеханов бу бәя белән килеште, Татарстанда IT-тармак һәм ясалма интеллект технологияләре актив үсеш ала, дип билгеләп үтте. Ул Иннополис уңышларына аерым игътибар бирде.

«Әйе, беләм», – дип җавап бирде Путин, республиканың бу өлкәдәге казанышлары белән таныш булуын раслап.

Чыганак: «Татар-информ», Динара Прокопьева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар