news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин сүгенәме?

Владимир Путин сүгенәме?

news_top
Владимир Путин сүгенәме?

Россия Президенты Владимир Путин берәр кешегә һәм хәлгә карата фикерен “канны катырырлык” итеп әйтә ала диде Дмитрий Песков “АиФ" басмасына биргән әңгәмәсендә. Бу хакта РИА Новости яза.

“Аргументы и факты” газетасы хәбәрчесе президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковтан "Путин Мәдәният советы утырышындагы кебек сүгенәме" дип сорады. Халык алдында сүгенү турында сүз чыккач, Путин норматив булмаган лексиканы утырышта ук куллана башларга кирәк дип шаярткан иде.

Матбугат сәркатибе әйтүенчә: "Нормаль мужик кебек, Путин да берәр кешегә яки эшкә карата үзенең тискәре фикерен белдерергә мөмкин”, - диде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар