Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән очрашты: «Сездә барысы да яхшы, шартлар яхшы»
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
В. Путин: Хәерле көн! Нәрсә белән сөендерәсез, Рөстәм Нургалиевич?
Р. Миңнеханов: Барысы да әйбәт, тулаем алганда вәзгыять тотрыклы. Кыскача гына социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирергә телим. Тулаем төбәк продукты 3 триллион 760 миллиард тәшкил итә, бу - 102,9 процент, сәнәгать җитештерүе күләме – 3 триллион 880 миллиард, бу - 105,9 процент, узган ел бу санга карата 10 проценттан артык булган.
Урып-җыю буенча - уңыш яхшы, нормаль. Әмма ашлык бәясе буенча сорау бар, чөнки логистика ябык. Ашлык бәясе әлегә түбән. Әлбәттә, бу борчый.
В.Путин: Моны бергәләп тикшерәчәкбез.
Р. Миңнеханов: Төзелеш буенча күләм. Шулай ук үсеш белән барабыз, төзелеш эшләре күләме 500 миллиард сум. Ваклап сату буенча - шулай ук 1 триллион 102 миллиард, 107 процент. Әмма иң мөһиме - инвестицияләр. Без 100,5 процент белән барабыз.
В.Путин: Бу яхшы.
Р. Миңнеханов: Нефть чыгару буенча вәзгыять нормаль. Барысы да безнең өчен җиткерелгән күләмнәргә бәйле.
В. Путин: Гомуми күләмдә чимал булмаган экспорт өлеше – плюс 40,9 пункт, әйеме?
Р. Миңнеханов: Әйе, бездә бит элек нефть бар иде, без хәзер 24 миллион тоннага якын нефть эшкәртәбез, һәм бу бит алга таба да яңадан бүлү. «Этилен-600» хәзер китте. Тагын 600 мең тонна өстәмә рәвештә эре җитештерүләр. Нефть эшкәртү буенча безнең ике предприятие – эшкәртү тирәнлеге 99 процент, нормаль эшлиләр. Нефть химиясе буенча вәзгыять бәя параметрлары буенча. Гомумән алганда, «Сибур», «Түбән Кама Нефтехим», «Казаноргсинтез» җитештерү берләшмәләре буенча вәзгыять тотрыклы. «Сибур» барлык инвестиция планнарын да үти – без килешкәнчә.
В.Путин: Яхшы, молодцы, анда эш яхшы оештырылган.
Р. Миңнеханов: «Аммоний» – ул ашлама. Алар 2 миллионга яңа контракт әзерләделәр - тагын ике тапкырга арттырырга. Хәзер кытайлылар белән кредит линиясе буенча эшлиләр. «КАМАЗ» буенча вәзгыять яхшыра. Бераз уңышсызлык булды, «КамАЗ» яхшы эшли.
В. Путин: Безгә төбәк һәм муниципаль транспорт чараларын яңарту программасын эшләргә кирәк.
Р. Миңнеханов: Бу мөһим.
В.Путин: Без машина төзелешенә ярдәм итәр идек.
Р. Миңнеханов: Әгәр без бераз лизинг компанияләренә ярдәм итсәк, ставка зур дип уйлыйм.
В. Путин: Әйе, уйларга кирәк.
Р. Миңнеханов: Мин кулланган икенче вариант бар әле. Бездә капиталь ремонт бар. Алга таба да кулланырга мөмкин булган техника бик күп. Коммуналь, авыл хуҗалыгы техникасын торгызу гарантия белән ярты бәягә бара. Без янгын сүндерү частьләрендә, муниципаль хезмәтләрдә булган автомобильләрне тулысынча яңарттык. Аңлашыла, яңаларын да сатып алабыз, менә боларын да.
С.П. Горбунов исемендәге заводта без инде стапель түгел, ә агым линияләрен эшләтеп җибәрдек. Безгә куелган бурычны, 20 самолетны, өч елдан соң хәл итәргә тиешбез дип уйлыйм. Ул инвестицияләр өчен зур рәхмәт. 900 мең квадрат метр реконструкцияләнгән, 80 мең квадрат метр төзелгән. Бу бик зур күләм. Вертолетлар заводы яхшы эшли.
В.Путин: Яхшы эшли.
Р. Миңнеханов: Суднолар төзелеше дә тулысынча йөкләнгән. Сезнең программа буенча Газлаштыру фонды өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бездә газлаштыру дәрәҗәсе бик зур булса да, яңа микрорайоннар, калганнары – 34 700 йорт газга керә алды.
В. Путин: Аллага шөкер.
Р. Миңнеханов: Бу зур эш.
В. Путин: Сездә барысы да яхшы, шартлар яхшы. Ләкин Татарстан бик күп юнәлешләр буенча яулаган алдынгылык позицияләрен саклап калыр дип өметләнәм.
Р. Миңнеханов: Сезнең ярдәм белән, безнең башка юл юк. Без 19 миллиард газ кулланабыз. Без 36-37 миллиард киловатт-сәгать электр энергиясе кулланабыз.
В. Путин: Бу ихтыяҗның үсә баруы турында сөйли, чөнки икътисад үсә.
Р. Миңнеханов: Әйе, икътисад үсә. Бик күп - ясалма интеллект, IT-компанияләр бездә күп, «Иннополис» үзен бик яхшы күрсәтә.
В.Путин: Әйе, беләм.