news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин Россия – АСЕАН саммитында катнашу өчен Казанга килде

news_top

Россия Президенты Владимир Путин Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясенең (АСЕАН) бишенче саммитында катнашу өчен Казанга килде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия белән АСЕАН арасындагы диалог партнерлыгының 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты Казанда 17–19 июнь көннәрендә уза. Аның кысаларында 17 июньдә шулай ук Россия – АСЕАН эшлекле форумы да оештырылды.

Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков алдан хәбәр иткәнчә, саммит программасы бүген 18.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Россия лидеры исеменнән делегация башлыклары хөрмәтенә тантаналы кабул итүдән башлана. Башта Владимир Путин театр фойесында делегация җитәкчеләрен сәламләячәк, аннары концерт программасы һәм рәсми кабул итү уза.

Россия Президентының саммит кырларындагы беренче ике яклы очрашулары да бүген, 17 июньдә, үтәчәк. Төп чаралар исә иртәгә, 18 июньдә, Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә оештырыла.

  • Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясенә (АСЕАН) унбер даими әгъза дәүләт керә: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа — Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусында.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар