Владимир Путин Раштуаны үзе чукындырылган шәһәрдә каршы алды
Россия Президенты Раштуаны туган шәһәрендә каршы алды.
 
                    
                6 гыйнвардан 7 гыйнварга каршы төндә православ христианнар Раштуа бәйрәм итә башлады. Россия Президенты Владимир Путин Раштуаны Санкт-Петербургта Спасо-Преображенский соборында каршы алды. Бу турыда Вести каналы хәбәр итә.    
     
  
            Владимир Путин үзе әйткәнчә,  сабый чагында аны биредә чукындырганнар. Ул үзе 1952 елның 7 октябрендә Ленинград шәһәрендә туган.
 Россия Президенты храм башлыгына "Господь Вседержитель" иконасын бүләк итеп биргән.   
   
 
            - Спасо-Преображенский соборы - Төньяк башкалада кеше иң күп йөри торган гыйбадәтханә.
