news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин пенсиясен ничек ала?

Президент Владимир Путин хезмәт хакын һәм пенсиясен “Россия” банкы картасына ала. 

news_top
Владимир Путин пенсиясен ничек ала?

Россия башлыгы нәкъ шушы банкны сайлаган. Чөнки Кырымны Россиягә кушкач, Россиягә каршы санкцияләргә ул беренче булып эләккән. Бу хакта президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковның “Аргументы и факты” газетасына биргән әңгмәсенә сылтама белән “Российская газета” хәбәр итә.

Песков хәрби пенсиянең күләмен әйтмәгән, чөнки мондый мәгълүматы булмавын аңлаткан. Шулай ук президент белән премьер-министрның хезмәт хакы күләме президент указы белән билгеләнүен дә әйткән.

Кремль вәкиле Путинның “тере” акчаны куллану-кулланмавын да әйткән. Аның сүзләренчә, мондый хәл елына бер-ике мәртәбә генә була. Мондый хәл, мәсәлән, президент тау чаңгысында шуган вакытта кафега кергәндә булырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар