Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин нинди очракларда атом бомбасы куллану ихтимал икәнен тәгаенләде

news_top_970_100
Владимир Путин нинди очракларда атом бомбасы куллану ихтимал икәнен тәгаенләде
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин Россиянең яңартылган атом-төш доктринасын раслады.

Указдагы өстәмә:

– Атом-төш коралы булмаган ил атом-төш коралы булган дәүләт ярдәме яки катнашы белән Россиягә һәм аның союзникларына каршы һөҗүм итсә, бу уртак һөҗүм булып санала. Россиянең суверенлыгына куркыныч янаганда, хәтта гадәти корал кулланылганда да, атом-төш коралы кулланылырга мөмкин.

Указдагы башка бүлекләр:

– Россия атом-төш коралын тоткарлау чарасы буларак карый, аны куллану иң ахыр чиктәге һәм мәҗбүри чара булып тора.

– Россия үзенең һәм Белоруссиянең суверенитетына һәм территориаль бөтенлегенә критик куркыныч янаганда атом-төш коралы кулланырга мөмкин.

– Россия атом-төш коралы куркынычын киметү өчен мөмкин булганның барын да эшли.

«Дошман илдә химик, бактериологик, атом-төш коралы булу һәм бу коралны Россиягә каршы куллану ихтималы; баллистик һәм канатлы, югары төгәллектәге ракеталар; дошманның Россия чигендә яки Росия территориясендә гаскәрләр туплавы һәм алар составында атом-төш коралын китерү ихтималы; экологик һәм социаль катастрофалар китереп чыгаруы ихтимал булган дошмани гамәлләргә дә атом-төш коралы киртә буларак кулланыла», – диелә указда.

«Бу документ гаять мөһим. Атом-төш коралын тыеп тору, Россиягә һәм аның союздаш илләренә агрессия булган очракта, потенциаль көндәшкә җавапның котылгысыз булуын аңлатуга юнәлдерелгән. Атом-төш коралы булмаган дәүләт тарафыннан атом-төш кораллы дәүләт ярдәме белән Россиягә каршы агрессия уртак һөҗүм булып саналачак», – дип аңлатты Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов фикеренчә, Байден Украинага еракка ата торган корал белән Россия территориясенә һөҗүм итәргә рөхсәт биреп, үз артыннан бик күп кешене кабергә кертәчәк.

Аның сүзләренчә, Россиянең бу адымга карата мөмкин булган җавабын Владимир Путин да әйтте. Президент моны Россия белән конфликтта НАТОның турыдан-туры катнашуын аңлатачак, диде.

КПРФ партиясе лидеры Геннадий Зюганов та Россиянең яңартылган атом-төш коралы доктринасын хуплады һәм, Көнбатыш илләренең үз-үзләрен болай «оятсыз» тотуларына Россия шушы рәвешле җавап бирергә мәҗбүр, диде.

КПРФ лидеры сүзләренчә, хәзер Мәскәү Россия ахыр чиктә атом-төш коралы куллана алачагын турыдан-туры әйтә ала. Ә бер залп «Англия һәм Франциянең икесенә бергә дә җитәчәк» диде.

«Нәрсә буласын күрсәтергә кирәк аларга», – диде Зюганов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100