Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин ничек ял итә?

Буш вакыты бик сирәк булса да, Путин ил халкы кебек үк ял итүен әйтте.

news_top_970_100
Владимир Путин ничек ял итә?
http://kremlin.ru

Кичә Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә вакытында сорауларга җавап бирде. Ул ялы турында да әйтте. 

Президент сүзләренчә, аның буш вакыты күп түгел, тик җай чыкканда ул совет җырларын һәм моңлы җырларны җырлый. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Беренчедән, минем ял өчен вакытын бик үк күп булмый. Икенчедән, бездә ничек әйтәләр: кешеләр ял итсә, бераз утырып торалар да, салып җибәрәләр, ә бокал күтәрсәләр, җырламыйча булмый», — диде ул.

«Мин рус кешесе бит, бу яктан мин безнең халыкның күпчелегеннән аз гына аерылып торамдыр. Ни җырлыйбызмы? Рус, совет җырларын, алар мелодияле, матур һәм эчтәлекле», — ди Путин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100