news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин нәни балерина каршына тезләренә чүккән - видео

Владимир Путин нәни балерина каршына тезләренә чүккән - видео

news_top
Владимир Путин нәни балерина каршына тезләренә чүккән - видео
Россия Президенты Владимир Путин "Херсонес" Халыкара опера һәм балет фестивале ачылышына барган. Өченче тапкыр уза торган фестиваль А.Хачатурянның "Спартак" балетыннан сюита белән ачылган. Бу турыда Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Фестиваль ачылышы урамда Херсон крепосте янында булган.



Балетта танылган артистлар Сергей Полунин (Красс) һәм Осиэля Гюнео (Спартак) биегән.

Тамашадан соң, Президент сәхнә артына кереп, артистларга рәхмәт әйткән.
  • "Спартак" - бик киң масштаблы танылган балет. Аны беренче тапкыр Юрий Григорович һәм Симон Висраладзе 1986 елда Зур театр сәхнәсендә куйган булган.

Шуннан соң Владимир Путин нәни биючеләр белән аралашкан. Аларга уңышлар теләгән, автографлар биргән. Яшь балерина каршында тезләренә чүгеп, кызның кулын үпкән һәм якты киләчәк теләгән.

"Чын рыцарь! Путин тезләренә чүгеп, яшь балеринаның кулын үпте. Һичшиксез, прима булачак", дип яза РИА Новости.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар