Владимир Путин мыскыллы гамәл өчен җаваплылыкны көчәйтергә кушты
Бу соңгы арада Россия чиновникларының теләсә кемгә мыскыллау сүзләр әйтү һәм үзләрен дорфа тоту очраклары ешаю күренеше белән бәйле.
2020 елның 30 гыйнварында Россия Президенты Владимир Путин мыскыл иткән өчен җаваплылыкны көчәйтү мөмкинлеген карауны йөкләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Әлеге карар соңгы вакытта түрәләр арасында төрле мыскыллы сүзләр әйтү очрагы белән бәйле.
Прокуратура Чувашия премьеры Иван Моторинга бөтен кеше алдында депутатны «убыр» дип әйткәне өчен җәза бирергә куша. Чувашия хөкүмәте башлыгы белән Дәүләт Советы депутаты Сергей Семенов Чуваш Кредитпромбанкының бөлгенлеккә төшүе һәм кертем кертүчеләрнең проблемалары хакында фикер алышканда бәхәскә керә һәм убыр (упырь) дип әйтә.
Моннан алдарак Чувашия башлыгы янгын сүндерүчеләргә автомобильләр өләшкәндә МЧС генералын машина ачкычын сикереп алырга мәҗбүр иткән иде. Ул эшеннән алынды.
Ул чакта Моториннан хакимият бюджеттан кертем кертүчеләргә ярдәм итәчәкме, дип сорыйлар. Хөкүмәт башлыгы, хакимиятнең банкның мажоритар акционеры булмавын да өстәп, барысы да закон буенча эшләнәчәк, дип җавап бирә. Семенов хакимиятләрдә акцияләрнең 37 проценты булуын искәртә һәм алар кешеләрне банктан махсус рәвештә чыгармауларын белдерә. Моторин җавап итеп Семеновка «тел белән бутамаска» киңәш итә. Депутат ачуланып, Моторинны һәм аның хөкүмәтен куарга кирәк, ди. Тәнкыйтьне дөрес кабул итмәгән җитәкче, депутатка карата дорфа сүзләр әйтеп, «сез убырны куарга кирәк», — дип җавап бирә.
Семенов сүзләренчә, Чувашия премьеры аның каршында гафу үтенергә теләмәгән. «Моннан тыш, өстәмә экспертиза ясаткан һәм эшне аның файдасына аудару өчен прокуратурага һәм хөкүмәткә йогынты ясарга тырышкан», — дип сөйли ул. Моторинны җаваплылыкка тарту мәсьәләсен хәзер суд хәл итәчәк.
Семенов белән Моторин ызгышы 2019 елның ноябрендә үк килеп чыккан иде. Ә менә 2020 елның гыйнварында ике гауга фонында Россия Президенты Чувашия башлыгы Михаил Игнатьевны эштән азат итте. Бу хакта РИА Новости сайты язды. Хәбәрдән күренгәнчә, кыска гына вакыт эчендә Игнатьев ике ачык низагның үзәгендә була. Чабаксарда Россия һәм чуваш матбугаты көннәрен бәйрәм иткәндә ул хакимиятне тәнкыйтьләүче журналистларны һәм блогерларны «мочить» итәргә чакырды. Соңрак ул бу сүзе өчен гафу үтенде һәм үзенең бу алымын журналистлар җәмәгатьчелеген намуссыз хезмәттәшләрен халык алдында шелтәләргә өндәгәнлеге белән аңлатты.
Берничә көннән интернет челтәрендә пәйда булган видеода күренгәнчә, Игнатьев Гадәттән тыш хәлләр министры офицерын яңа янгын сүндерү машиналары биргән вакытта, кулы белән биеккә күтәргән ачкыч артыннан сикерергә мәҗбүр иткән. Бу вакыйга гаммәви мәгълүмат чараларында киң яңгыраш тапты, Игнатьевны гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә карата ихтирамсыз мөнәсәбәттә гаепләделәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле бүлегендә моны «дусларча мәзәк» дип атадылар. Ә Россия Федерациясенең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев мондый тәртипнең законга сыймаганлыгын белдерде.
Бу хәлләрдән соң, Республика башлыгы «Бердәм Россия»дән төшереп калдырылды. 2020 елның 29 гыйнварында ул РФ Президентының ышанычы югалуга бәйле рәвештә вазифасыннан читләштерелде.
Хәзерге Чувашия Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Олег Николаев үзенә кадәр булган башлыкның үз-үзен тотышы турында аңлатма бирә алмаганын әйтә. Әмма соңгы вакытта Россиядә түрәләрнең үз-үзләрен әдәпсез тотышына бәйле хәлләрнең күп булуын искәртә. Шуның өчен хакимият вәкилләренең үз-үзен тоту кодексын булдыру зарурлыгы белән килешүен әйтте, дип яза РИА Новости.