Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин махсус хәрби операция темплары турында: «Тавык бөртекләп чүпли»

news_top_970_100
Владимир Путин махсус хәрби операция темплары турында: «Тавык бөртекләп чүпли»
http://kremlin.ru/

Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция темплары турында фикерен әйтте. «Тавык бөртекләп чүпли» («Курочка по зернышку клюет»), – диде ул. Путин сүзләренчә, операция темпларын арттыру хәрби югалтулар артуга китерәчәк. Бу турыда РИА Новости яза.

Хәрби хәрәкәтләр интенсификациясе акланмаган югалтуларга китерә, диде Путин махсус хәрби операция темплары турында сөйләгәндә.

«Ә моның ничек баруына килгәндә, мин күп тапкыр әйттем инде: хәрби хәрәкәтләрне интенсификацияләү – акланмаган югалтуларга китерә, тавык бөртекләп чүпли», – диде ул матбугат очрашуында.

Россия Украинада хәрби операцияне 24 февральдә башлады. Президент Владимир Путин аның максатын «сигез ел дәвамында Киев режимы тарафыннан мәсхәрәләүгә һәм геноцидка дучар булган кешеләрне яклау» дип атады. Аның сүзләренчә, «Украинаны «демилитаризацияләү һәм денацификацияләү», Донбассның «тыныч халкына каршы канлы җинаятьләр өчен җаваплы» бөтен хәрби җинаятьчеләрне судка бирү планлаштырыла.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100