news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин күп балалы гаиләләргә ипотека буенча ярдәмне киңәйтергә тәкъдим итте

news_top
Владимир Путин күп балалы гаиләләргә ипотека буенча ярдәмне киңәйтергә тәкъдим итте
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтү мөмкинлеген карарга кушты. Сүз дүртенче һәм аннан соңгы бала туганда ипотека кредитын дәүләт хисабына өлешчә яки тулысынча каплау турында бара. Тиешле йөкләмә Кремль сайтында чыкты.

Документта әйтелгәнчә, Министрлар Кабинеты 450 мең сумга кадәр ярдәм күрсәтү вариантын карарга тиеш. Бу акчалар гражданнарның ипотека торак кредиты яки займы буенча бурычларын каплауга юнәлтелергә мөмкин.

Сүз гаиләдә дүртенче яки аннан соңгы бала туган очраклар турында бара. Дәүләт билгеләнгән сумма кысаларында ипотека бурычының бер өлешен тулысынча яки өлешчә каплый алачак дип фаразлана.

Балалы гаиләләргә ярдәм итү «Гаилә» милли проекты максатларына туры килә. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар