news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин киләсе атнаны ял атнасы дип игълан итте

Тормышны тәэмин итү системасы — медицина оешмалары, даруханә, кибет һ.б. эшен дәвам итәчәк.

news_top
Владимир Путин киләсе атнаны ял атнасы дип игълан итте
president.tatarstan.ru

Киләсе атна Россиядә ял атнасы дип игълан ителде. 28 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк ял көннәре өчен хезмәт хакы түләнәчәк. Чара коронавирусның тиз таралу куркынычын булдырмый калу өчен кабул ителде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин бүген ил халкына мөрәҗәгатендә хәбәр итте.

«Тормышны тәэмин итүнең барлык структуралары, медицина оешмалары, даруханә, кибет, банк һәм финанс хисапларын башкара торган оешмалар, транспорт, шулай ук барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары эшләвен дәвам итәчәк. Озын яллар нәкъ менә авыруның таралу тизлеген киметү өчен каралган булуын кабатлап әйтәм», — диде ул.

Россиядә бер тәүлектә коронавирус йоктыруның 163 яңа очрагын теркәгәннәр. Россиядә ачыкланган Covid-19 йоктыру очракларының гомуми саны 658гә кадәр арткан, шуларның 29ы хастаханәдә дәваланып чыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар