Владимир Путин кабат өйләнәчәкме?
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, “намуслы кешегә тиеш булганча”, ул кайчан да булса бу адымны ясарга туры киләчәк.
Россия Президенты Владимир Путин “намуслы кешегә тиеш булганча”, иртәме-соңмы өйләнәчәген әйтте. Ул бүген үзенең зур матбугат конференциясендә бирелгән сорауга шулай дип җавап бирде.
“Намуслы кеше буларак, мин кайчан да булса моны эшләячәкмен”, - диде дәүләт башлыгы, елмаюын яшермичә.
Президент үзенә сорау бирүчедән аның өйләнгәнме, юкмы икәнен дә сорады. Уңай җавап алгач, Путин: “Ул өйләнгән һәм минем дә шулай ук булуын тели”, - диде.