news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин йомырка бәясе кыйммәтләнүне халыкның кереме арту белән аңлатты

news_top
Владимир Путин йомырка бәясе кыйммәтләнүне халыкның кереме арту белән аңлатты
Фото: kremlin.ru

Россия президенты Владимир Путин кибетләрдә йомырка юкка чыгуын халыкның кереме арту белән аңлатты. Бу хакта ул Ерак Көнчыгышта эшмәкәрләр белән очрашу вакытында белдерде.

«Күрәсезме, нәрсә булды? Вакытында ачыклап бетерә алмадык. Җитештерү бит кимемәде, халыкның кереме арту сәбәпле, куллану артты. Халыкның кереме, аз булса да, артты. Күбрәк сатып ала башладылар. Йомырканы, тавык итен. Чит илдән кертүне арттыру турында вакытында уйламадык. Бум – бәяләр дә артты. Шуңа да тәртипле эшләргә кирәк», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар