Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан вакытлы килешү игълан итте

news_top_970_100

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путин вакытлы килешү игълан итте. Бу турыда Кремль матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА «Новости» яза.

Төп тезислар:

  • Вакытлы килешү 7 майдан 8 майга каршы төндә 00.00 сәгатьтән башлап 10 майдан 11 майга каршы төн уртасына кадәр булачак.
  • Бу вакытта бөтен хәрби гамәлләр туктатыла.
  • Россия ягы Украина да моңа кушылырга тиеш дип саный.
  • Киев килешүне бозган очракта, Россия гаскәрләре адекват һәм эффектив җавап бирәчәк.

Мәскәү чираттагы тапкыр, алдан шартлар куймыйча, Украина кризисының беренчел сәбәпләрен бетерүгә, халыкара партнерлар белән конструктив аралашуга юнәлдерелгән тыныч сөйләшүләргә әзерлек турында белдерә, диелә хәбәрдә.

Шимбә көнне Россия Президенты Владимир Путин АКШ Президентының махсус илчесе Стивен Уиткофф белән очрашуда Россиянең Украина белән алдан шартлар куймыйча сөйләшүләргә әзер булуын белдерде, дип хәбәр итте Кремль вәкиле Дмитрий Песков.

Моңа кадәр 19 апрельдә Путин Пасха уңаеннан вакытлыча килешү игълан итте. Ул Мәскәү вакыты белән 18:00 сәгатьтә башланып, 21 апрельдә 00:00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Оборона министрлыгында ачыкланганча, махсус операция зонасында Россиянең барлык гаскәрләре утны туктату режимын катгый рәвештә үтәде һәм алдан алынган чикләрдә һәм позицияләрдә калды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100