Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин дөнья белән кем идарә итәчәген әйтте

Бөтен дөньяда технологияләр һәм белемнәр өчен глобаль ярыш бара.

news_top_970_100
Владимир Путин дөнья белән кем идарә итәчәген әйтте
Илнар Төхбәтов

Технологияләр һәм белемнәр өчен глобаль ярышта алдынгылыкка чыгучылар дөнья белән идарә итәчәк, дип саный Россия Президенты Владимир Путин. Бу турыда ул фән һәм мәгариф советы утырышында әйткән. РИА Новости шул хакта язды.

«Без шуны күрәбез — бөтен дөньяда технологияләр һәм белемнәр өчен глобаль ярыш бик тиз үсә. Алга чыкканнар бөтен кешелекнең киләчәктәге үсешенә йогынты ясаячак», — ди ул.

Путин ассызыклаганча, фәнни һәм технологик суверенитет — Россиянең хәзерге һәм киләчәк тормышы өчен мөһим, лидерлар рәтендә булу өчен Россиядә барысы да бар.

Ул Хөкүмәткә фәнни-технологик үсешнең дәүләт программасын төзергә һәм фәнне финанслауны бюджет хисабына башкаруны яңача итеп ясарга кушты, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100