Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин быел Яңа елны ничек уздырачак?

news_top_970_100
Владимир Путин быел Яңа елны ничек уздырачак?
http://kremlin.ru/

Россия Президенты Владимир Путин Яңа ел төнен ничек уздыруы турында сорауга  җавап бирде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Монда гадәти булмаган берни дә юк. Бу Яңа елны якыннарым белән уздырырга тырышачакмын, янымда якын кешеләр булсын өчен», – ди Путин.

Ул президентның котлавын да караячагын әйтте.

Моннан тыш, Россия Президенты әйткәнчә, «спорт – үзеңне эшче халәттә хис итү өчен яхшы таблетка». Бу турыда РИА Новости яза.

«Спортка килгәндә, мин шөгыльләнәм, шөгыльләнүне дәвам итәм. Мин моны физик форманы саклау чарасы дип саныйм. Мин эшкә сәләтле халәттә булырга тиеш», – диде Путин.

Президент бөтен кешегә дә спортка шулай карарга киңәш итте. «Әле бу – интеллектуаль сәләтне сакларга да ярдәм итә, диләр. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл», – диде ул.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100