Россия Президенты Владимир Путин бүген, 9 ноябрьдә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу үткәрәчәк. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Татарстан – икътисад, сәнәгать һәм социаль потенциалы ягыннан иң зур һәм мөһим төбәкләрнең берсе. Президент мондый очрашуларны даими үткәрә. Бу юлы Татарстан Республикасы эшләре турында җитди сөйләшү булачак», – дип китерә Песков сүзләрен «Вы слушали» Telegram-каналы.
Путин белән Миңнеханов соңгы тапкыр быел 18 июльдә Казанда, Россия – АСЕАН саммиты тәмамланганнан соң очрашкан иде. Ул чакта Россия лидеры чараны оештыру дәрәҗәсенә югары бәя бирде.