news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин белән туры элемтә һәм матбугат конференциясе 10 декабрьдә узачак

news_top
Владимир Путин белән туры элемтә һәм матбугат конференциясе 10 декабрьдә узачак
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә һәм матбугат конференциясе 10 декабрьдә узачак. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«Владимир Путин белән ел йомгаклары» программасы Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә башлана. Сораулар кабул итү 27 ноябрьдә төн уртасыннан башлап, 10 декабрьдә программа тәмамланганчы дәвам итәчәк.

Ноябрь уртасында дәүләт башлыгы белән туры элемтә һәм матбугат конференциясен үткәрү өчен нәкъ менә шушы датаның каралуы турында хәбәр ителгән иде.

Былтыр, 2025 елда, берләштерелгән туры элемтә һәм зур матбугат конференциясе 19 декабрьдә узды һәм 4,5 сәгать дәвам итте. Бу вакыт дәвамында дәүләт башлыгы 70тән артык темага аңлатма бирде.

Берләштерелгән формат 2020 елдан, коронавирус пандемиясе аерым чаралар үткәрергә комачаулаган вакыттан бирле кулланыла. Хәзерге «Владимир Путин белән ел йомгаклары» атамасы 2023 елдан бирле файдаланыла.

Октябрь ахырында Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков ил хакимияте Россия Президентының Федераль Җыенга юлламасы форматын әлегә үзгәртергә ниятләми, дип белдерде. Россия лидеры парламентка соңгы тапкыр 2024 елның 29 февралендә мөрәҗәгать иткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар