Бүгеннән Владимир Путин белән туры элемтәгә гражданнардан сораулар кабул итү башланды. Туры элемтә зур матбугат-конференциясе белән бергә 14 декабрьдә узачак. Бу берләштерелгән формат «Владимир Путин белән ел йомгаклары» дип атала. Бу хакта «Российская газета» яза.
Быел дәүләт башлыгына сораулар җибәрүнең берничә ысулы бар:
8-800-200-40-40 телефоны буенча шалтырату (Россиянең теләсә кайсы төбәгеннән бушлай). Әгәр линия буш булмаса, хәбәрне автоответчик кабул итәчәк һәм аны соңрак эшкәртәчәкләр;
- 0-40-40 номерына СМС-хәбәр;
- «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге профильле аккаунтларда;
- moskva-putinu.ru сайтында текст һәм видеоформатта. Хәбәр җибәрү өчен сайтта теркәлергә яки аңа алда әйтелгән социаль челтәрләр ярдәмендә керергә кирәк;
- moskva-putinu.ru мобиль кушымтасы аша. Кушымтаны шул ук исемдәге сайттан, шулай ук RuStore һәм Google.play кибетләреннән йөкләп алырга була.
Мөрәҗәгатьләрне кабул итү бүген Ерак Көнчыгыш вакыты белән иртәнге 8дән башланды һәм 14 декабрьгә хәтле дәвам итәчәк. Килгән хәбәрләрне бердәм редакция эшкәртә. Әлеге редакция Мәскәүдә Халык фронты мәйданчыгында эшли.
Кичә хәрәкәтнең Башкарма комитеты башлыгы Михаил Кузнецов «Владимир Путин белән ел йомгаклары» тапшыруында журналистларга сөйләнгәнчә, дәүләт башлыгы эфирда җавап бирәчәк сорауларны үзе сайлап ала. Калган барлык сораулар белән Халык фронты активистлары эшләячәк. Кузнецов әйткәнчә, Халык фронты бурычы – бер генә сорауны да югалтмыйча, аларга җавап табу.