Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин бала туу кимүне халыкның матди хәле яхшыруы белән аңлатты

news_top_970_100
Владимир Путин бала туу кимүне халыкның матди хәле яхшыруы белән аңлатты

Бүген Россия президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша 7нче Казан клиник хастаханәсе базасындагы перинаталь үзәк ачуда катнашты.

Путин Татарстанда 2019 елдан бирле бала туу кимүенә игътибар итте.

«Бу процесс кешеләрнең кайсы диннән булуына да, географиягә дә бәйле түгел», – диде президент.

Путин фаразынча, бу – кешенең яшәү рәвеше һәм байлыгы артуы белән бәйле.

«Байлык, табыш арту башка төрле кыйммәтләрне тудыра – белем алу, өстәмә белем алу, тагын ниндидер өстәмә белемнәр. Соңыннан бала табу кичектерелә, кичектерелә – һәм Татарстан да искәрмә түгел», – диде Путин. Президент фикеренчә, бу – дөньядагы һәм илдәге аерым вакыйгаларга бәйле түгел.

Татарстан Рәисе соңгы 10 елда үсеш булуын, әмма пандемия вакытында чигенеш булуын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Путинга проблеманы хәл итәргә вәгъдә бирде. «Безнең клиникалар шәп. Ирләр тиешле дәрәҗәдә нык, ә хатын-кызларны үгетлибез», – дип шаяртты ул.

Путин «эш ирләрдә генә түгел, ирләрнең, хатын-кызларның сәламәтлеген кайгыртырга, заманча технологияләр кулланырга кирәк» диде һәм, кешеләрне бала алып кайтуга әзерләргәме соң, дигән фикерләрен җиткерде.

Путин Татарстанда өченче, дүртенче баласын табучылар арта баруын әйтте. Әмма, гомуми саннардан караганда, бала табу кими. «Нәрсә эшләргә кирәк?» – диде ул. Татарстан Рәисе әйтүенчә, республикада абортларга каршы пропаганда алып барылып кына калмыйча, булачак әниләр белән дә комплекслы эш баруын әйтте.

Путин әйтүенчә, бер уңай күренеш бар – Россиядә яңа туган балалар үлеме саны, башка илләр белән чагыштырганда, түбән, ә Татарстанда тагын да түбәнрәк. Моны телгә алгач, Путин яңа перинаталь үзәк хезмәткәрләрен: «Бу – бик әйбәт, бу – яхшы нәтиҗә», – дип мактап, рәхмәт әйтте.

Рөстәм Миңнеханов: «Сезнең команда кирәк!» – дигәч, Путин елмаеп: «Алга!» – диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100