Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин: «Атом-төш сугышы куркынычы арта»

news_top_970_100
Владимир Путин: «Атом-төш сугышы куркынычы арта»
"Татар-информ" архивы

Россия Президенты Владимир Путин сүзләренчә, атом-төш сугышы куркынычы арта. Бу турыда ил башлыгы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советы утырышында әйтте, дип яза РИА Новости.

Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы, «Грани» Гражданлык анализы һәм бәйсез тикшеренүләр үзәге директоры Светлана Маковецкая Президентка бөтендөнья атом-төш сугышы куркынчы турында сорау биргән. Ул тема буенча булмаган сорау бирүе өчен гафу үтенгән һәм бик күпләрнең куркуга сала торган бу теманы кузгатмый булдыра алмавын әйткән. 

«Атом-төш сугышы куркынычы буенча, Светлана Геннадьевна, сез хаклы. Мондый куркыныч арта, яшереп булмый», – дигән Путин.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Украинадагы махсус хәрби операциянең озакка сузылырга мөмкин булуын белдерде. Бу хакта ул РФ Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет әгъзалары белән очрашу барышында әйтте, дип яза «Татар-информ».

Россия Президенты Владимир Путин хәзерге вакытта өстәмә мобилизациянең кирәк булмавын әйтте. «Ниндидер өстәмә мобилизация чаралары турында сөйләшүнең мәгънәсе юк, дәүләт һәм саклану министрлыгы өчен бүгенге көндә ул [өстәмә мобилизация] кирәк түгел», – диде дәүләт башлыгы чәршәмбе көнне Кеше хокуклары буенча совет утырышында, дип язды «Татар-информ».

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100