news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин армиядә кем булып хезмәт иткән?

Владимир Путин гаубица артиллериясе взводы командиры булган. 

news_top
Владимир Путин армиядә кем булып хезмәт иткән?

Россия Президенты Владимир Путин Раштуа бәйрәменә Санкт-Петербургка барды. Биредә ул Петропавловский крепостендәге пушкадан да атты. Россиянең мактаулы төзүчесе 85 яшьлек Владимир Бендет белән бергәләп алар залп бирде. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Пушкадан атар алдыннан, Путин Бендетны юбилее белән котлады һәм аңа ручка бүләк итте. Шул вакытта Владимир Путин лейтенант исемен артиллерист буларак алганлыгы турында да сөйләде. Ул гаубица артиллериясе взводы командиры булган. Шул чакта, аңа лейтенант исеме биргәннәр.

Владимир Бендет та артиллерист. Ул Петербургның мактаулы төзүчесе, меңнән артык объект төзүдә катнашкан, диелгән әлеге хәбәрдә.

Путин һәм Бендет залп бирү өчен ике тапкыр репетиция ясаган. Шуннан соң өйлә вакытына бер минут кала позициягә чыкканнар. Нәкъ төш вакытында алар икесе берьюлы пушкалардан залп аткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар