Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин ант биргәннән соң әйткән фикерләр

news_top_970_100
Владимир Путин ант биргәннән соң әйткән фикерләр
Фото: РФ Президенты матбугат хезмәте

Владимир Путин Россия Федерациясе Президенты вазифаларына кереште. Ул инаугурация тантанасында Россия Федерациясе Конституциясенә кулын куеп, ант бирде.

«Россия Президенты вәкаләтләрен башкарганда, кеше һәм гражданинның хокук, ирекләрен сакларга, Конституцияне үтәргә һәм сакларга, суверенитетны, бәйсезлекне якларга, дәүләтнең бөтенлеген, иминлеген сакларга, халыкка тугры хезмәт итәргә ант итәм», – диде ул ант бирү чыгышында.

Президент вазифасына керешкәннән соң Владимир Путин әйткән фикерләр:

Россия халыкларының иминлеге минем өчен барыннан да өстен булачак.

Геройларыбызга, махсус хәрби операциядә катнашучыларыбызга, Ватаныбыз өчен көрәшүчеләрнең барысына да баш иям.

Без Көнбатыштагы илләр белән сөйләшүдән баш тартмыйбыз. Алар сайлый ала.

Сез, Россия гражданнары, РФ курсының дөрес булуын расладыгыз.

Катлаулы дөньяда без үз-үзебезне тәэмин итәргә һәм көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш.

Без – бердәм һәм бөек халык, без, бергәләп, барлык каршылыкларны җиңәчәкбез, ниятләнгәннәрнең барысын да тормышка ашырачакбыз, бергәләп җиңәчәкбез.

Эчке чуалышларның һәм тетрәнүләрнең фаҗигале бәясен истә тотарга кирәк, шуңа күрә Россия Федерациясенең сәяси системасы тотрыклы булырга тиеш.

Без Россиянең куәтен ныгытачак буыннарны үстерергә һәм тәрбияләргә тиешбез.

Тотрыклылык – катып калганлык дигән сүз түгел, безнең система сыгылмалы булырга тиеш.

Быел 15-17 мартта узган сайлауда Владимир Путин өчен 87 процент тавыш бирелгән. Сайлау участокларына сайлаучыларның 77 проценты килгән. Бу – Путинның Президент постында бишенче срогы. Ул 2030 елның 7 маена кадәр ил башында булачак. Аның беренче инаугурациясе 2000 елның 7 маенда узган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100