news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Владимир өлкәсе мәктәпләрендә хиҗап һәм никаб рәсми рәвештә тыелды

news_top
Владимир өлкәсе мәктәпләрендә хиҗап һәм никаб рәсми рәвештә тыелды
Фото: Светлана Болтунованың телеграм-каналыннан

Владимир өлкәсен Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгының сайтында мәктәп укучыларының киеменә таләпләр турында карар чыкты. Анда «уку йортларында укучының дингә катнашы булуын күрсәтүче киемнәр һәм элементлар (шул исәптән, хиҗап, никаб һәм башкалар) тыела» диелгән.

Карарны министр Светлана Болтунова имзалаган.

Владимир өлкәсе – мөселман хатын-кызлар өчен шәригать буенча мәҗбүри саналган хиҗапны рәсми тыйган беренче төбәк.

Өлкәдә 7 мең тирәсе татар яши, бу – халыкның 0,5 проценты.

Адвокат Руслан Нагиев «IslamNewsка» интервьюсында «бу – ниндидер аңлашылмаучанлыкка охшаган» дигән.

Указ дәүләт карарлары порталына эленгән.

Татарстан мөфтие Бөтендөнья хиҗаб көне уңаеннан: Хиҗаб – ул мөслимәнең тормыш рәвеше

Рамзан Кадыров кызына хиҗабын салырга кушкан теләсә кемне үтерәчәген әйтте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар