news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Владимир Мединский: Мәктәптә кәрәзле телефон куллану укучыларга комачаулый

news_top

Мәктәптә кәрәзле телефоннар куллану укучыларның игътибарын читкә юнәлтә һәм аларга комачаулый. Бу хакта «Россия-24» телеканалына биргән интервьюда РФ Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский белдергән. Ул шулай ук ата-аналарны уку процессына комачауламаска чакырган. Бу хакта «Вести» яза.

Президент ярдәмчесе Белем көнендә Мәскәү мәктәпләренең берсендә булган. Ул укучыларга мәктәптә бер генә көнне дә бушка уздырмауларын, һәрвакыт нәрсәдер белергә һәм нәрсәгәдер өйрәнергә тырышуларын теләгән.

«Ата-аналар уку процессына комачауламасын иде. Мин бүген, мәктәпкә кәрәзле телефоннар йөртү мәсьәләсе белән нишләргә, дигән сорау кузгаттым. Ата-аналар ягыннан каршы килү күзәтелде. Бу – дөрес түгел. Бу [мәктәптә кәрәзле телефоннан файдалану] игътибарны читкә юнәлтә һәм комачаулый», – дип өстәгән Мединский.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар