Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Этушның ни сәбәпле үлүе билгеле

Владимир Этушның ни сәбәпле үлүе билгеле

news_top_970_100
Владимир Этушның ни сәбәпле үлүе билгеле
СССРның халык артисты Владимир Этуш бүген 96 яшендә вафат булды. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.  Әлеге хәбәрне агентлыкка Вахтангов театры директоры урынбасары Кирилл Крок әйткән. 

"Владимир Абрамович бүген 12.30 сәгатьтә хастаханәдә вафат булды. Аны бирегә узган җомгада китергәннәр иде", - дигән ул.

Артистны соңгы юлга озату 12 мартта 10.00 сәгатьтә Вахтангов театрында була. Аны Новодевичье зиратына җирлиләр.

Мәрхүм Владимир Этушның кызы Раиса әтисенең йөрәк авыруыннан үлүен әйткән. Бу турыда RT хәбәр итте.

Этуш гыйнвар аенда үзен начар хис итә башлаган. Шул вакыттан бирле аның катнашындагы спектакльләрне репертуардан алганнар.

Владимир Этуш 1922 елда туган. 1945 елда Щукин исемендәге Театр училищесын тәмамлаган. Шуннан соң Вахтангов исемендәге театрда эшли башлаган. Узган гасырның илленче елларыннан бирле кинода төшә. "Кавказская пленница", "Иван Васильевич меняет профессию" кебек популяр фильмнар аша таныш.

Яшь кинематографист Сергей Батаев төшергән "Старый вояка" кыска метражлы фильмында Владимир Этуш уйнаган. Бу турыда "Татар-информ" узган елның августында язган иде. Төп геройның кызы ролен Вахтангов театры артисты Ольга Тумайкина башкарган. Яшүсмер ролендә Казан артисты Арыслан Бикбаев уйнаган. Сценарийны Алинә Галиәскарова язган. Сергей Батаев Казан театр училищесын, ГИТИС, Никита Михалков академиясен тәмамлаган. 
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100