Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владикавказда хастаханәдә авариядән соң, унбер кеше һәлак булган

Ашыгыч ярдәм хастаханәсенең кислород станциясендә торба ватылган. Реанимациядә авыр хәлдә ятучы кешеләр вафат булган.

news_top_970_100
Владикавказда хастаханәдә авариядән соң, унбер кеше һәлак булган
Салават Камалетдинов

Владикавказдагы хастаханәдә кислород станциясендә авария килеп чыккан һәм унбер кеше һәлак булган. Бу турыда Төньяк Осетиянең Сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Сослан Табиевка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

9 августта, дүшәмбе көнне ашыгыч ярдәм хастаханәсенең кислород станциясендә авария килеп чыга. Станциянең җир астыннан уза торган торбасы ватыла. Бу турыда кичке алты тирәсендә белеп алалар. Реанимациядә барлыгы 71 кеше ята. Шунда үлгән пациентларга 47-85 яшь. Алар барысы да авыр хәлдә ятучы кешеләр булган.

Гадәттән тыш хәл вакытында башта тугыз пациент үлә. Аннары үлүчеләр саны унбергә җитә.

«Әйе, югалттык», — ди Табиев, тагын ике кешенең үлүен хәбәр иткәндә.

Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

Башка пациентларны кислород белән тәэмин итү торгызылган. Төнлә республикага машиналар белән газ алып килгәннәр. Төбәкнең барлык оешмалары да COVID-19 белән авыручыларны дәваларга әзер, диелә министрлык хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100